Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Әбиләргә ни җитми...

Әнә шул сорауга җавап эзләп шимбә көнне Акбаш авылы тамашачысы авыл мәдәният йортына җыелды. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Офык” халык театры үзешчәннәре бу юлысы Флорид Бүләковның “Күгәрченнәрем минем” (“Әбиләргәгә ни җитми”) дип исемләнгән моңсу комедиясен сәхнәлештергәннәр.

Көләсе урында көлделәр, уйланырга мәҗбүр иткән урында тын калып утырдылар. Ә менә артистлары... Концерт-спктакльләрдә катнашып, танылу алган алыштыргысыз сәхнә ветераннары – Фәния Камаева, Җәүдәт Вәлиәхмәтов, Дания Вәлиәхмәтова, бүгенге көндә дә тәрбия өлкәсендә армый-талмый хезмәт куючы авыл балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Нигъмәтҗанова һәм театрның режиссеры Резеда Газизуллина. Гомумән, спектакль тәмамлангач, җыелган тамашачы сәхнә осталарын сәхнәдән җибәрмичә, алкышларга күмде.

Спектакльне сәхнәгә куючы Резеда Газизуллинаның тамашачы күңелен яулый алырдай шәхесләрне кабат сәхнәгә күтәрә алуы “Офык” халык театрының зур уңышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев