Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бу гаилә көймәсен һичнәрсә какшаталмас

Рәйсә Шәрипҗан кызы һәм Зәйтүн Лотфулла улы Шәйхуллиннар шушы көннәрдә бергә гомер итүләренең истәлекле көнен билгеләде.

Өлкән яшьтәге ир белән хатын инде 61 ел иңгә-иң куеп гомер итә, шатлыгын да, кайгысын да бергә кичерә. Алар икесе дә Әбсәләм авылыннан. Биредә туып үскәннәр, белем алганнар, эшләгәннәр һәм ныклы гаилә корганнар. Шәйхуллиннарның якты, төзек йортына карыйсың да, гаиләнең тамырлары, чыннан да, ныклы икәнлегенә төшенәсең. Алар өч улга гомер һәм тәрбия биргән. Кызганычка, өлкән уллары фани дөньяны бик иртә ташлап киткән. Тагын ике улының бүген инде үз гаиләләре бар, алар әти-әниләре янәшәсендә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Алты оныгы һәм җиде оныкчыгы әби-бабасын үзләренең уңышлары белән куандыра.

- Без һәрчак әби-бабай янында була идек, - дип сөйли аларның оныгы Лилия. – Хәтерлим әле, ишегалдын тутырып, дус кызларын чакырабыз, рәхәтләнеп уйныйбыз, бар нәрсә турында онытабыз. Ә әби безгә ботка, яки өстенә каймак ягылган ипи алып чыга. Аның тәмлелеге! Әби тавышланган, шаулашкан өчен беркайчан да безне  ачуланмады.

Истәлекле көннәрен бәйрәм иткәндә, аларның ике олы оныгы һәрчак яннарында бөтерелде. Оныкчыгы да, әбисе пешергән бәлешнең хуш исен сизеп, тиз арада йөгереп килде. Ә бит Рәйсә апаның яше дә аз түгел, ул 1940 елда туган, ире 1942 елгы.

- Ә сез ничек таныштыгыз? – дип сорыйм гаилә башлыгыннан.

- Безнең “эшлекле роман”, - дип елмая Зәйтүн ага. - Икебез дә Карл Маркс исемендәге колхозда хезмәт куйдык. Мин Ютазы авылындагы май заводына сөт ташый идем, ул сыер савучы булып эшләде.

- Кыз сезне нәрсә белән җәлеп итте соң?

- Хезмәт сөючәнлеге белән, - дип җитди генә җавап бирә йорт хуҗасы. - Ул бүген дә ипи пешерә. Без ипине бик сирәк сатып алабыз. Яшь чагында бөтен җиргә өлгерә иде, өйдәге эшләрне дә, фермада да эшләде.

Яшьләр 1962 елның 1 февралендә гаилә кора. 1963 елда Зәйтүн абый Алабугага фельдшер-ветеринарлыкка укырга китә. Ул терлекчелектә 30 ел эшли. Бер үк вакытта ферма мөдире вазифасын да үти. Ә ул дәвердә хуҗалыкларда да, колхозда да терлекләрнең баш саны күп була. Гомумән, үзләрен колхоз тормышына багышлаган Шәйхуллиннар туган авылларыннан китү турында уйлап та карамый.

- Ә нигә китәргә? - дип сорауга сорау белән җавап бирә Зәйтүн ага. – Паспортым булса, мин Әпсәләм комбинатында да эшли ала идем. Элек бит колхозчыларга паспорт бирмәделәр. 1994 елда, колхозлар бетерелә башлагач, юл хезмәтенә эшкә күчтем.

Күрәсең, Зәйтүн ага көчле ихтыярлы кеше булгандыр. Ул үзенә тапшырылган эшне дә яхшы башкарган, гаиләсе дә үрнәк алырлык булган. Ә бит ул әтисез үскән. Әтисен 1941 елның августында сугышка алганнар, ә ул 1942 елның гыйнварында туган. Әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Билгеле бер вакыт узгач, Зәйтүн Шәйхуллинга 20 яшь булганда, Урыссу бистәсендә аны бер ир-ат туктаткан һәм үзен Сафа дип таныштырган.

- Син Лотфулла малаемы? – дип сораган.

- Әйе, - дип җавап биргән егет.

- Мин синең әтиең белән бергә хезмәт иттем. Кыш, зәмһәрир суыклар иде. Окопта ятабыз. Командир боерык бирә: “Немецлар якында. Кем окоптан чыга - атарга! “Без барыбыз да Лотфулланың ярдәм сорап чакырганын ишеттек. Ул, күрәсең, яраланган да, окопка барып җитә алмаган. Шул сугышлардан соң аның ул көнне һәлак булуын белдек.

- Бу турыда ул абзый баштарак та әйтә ала иде бит. Кем белә, бәлки үзен гаепле санагандыр.

Әлеге пар үз гомерендә зур фаҗига кичергән: бер мизгел эчендә аларның йортын ялкын телләре чорнап алган. Янгыннан бер нәрсә калмаган, ут документларны да, бар булган мал-мөлкәтне дә юк иткән. Әмма Шәйхуллиннар  язмыш сынавына бирешмәгән. Алар яктылык бөркеп торучы, тамырлары җиргә береккән ныклы йорт – тормышның җил-давыллары какшаталмас гаилә көймәсе төзегән. Биредә, нәкъ шушы нигездә, Шәйхуллиннарның дүрт буыны үзләренә күңел җылылыгы таба, ә бу буыннарның һәрберсенең инде үз ышанычлы тамырлары бар.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев