Бәйрәкәле Мөнирә Зәки кызы Ганиеваның гомер бәйрәме
Кешеләр

Бәйрәкәле Мөнирә Зәки кызы Ганиеваның гомер бәйрәме

Бәйрәкә авылында гомер итүче Мөнирә Зәки кызы Ганиевага бүген 90 яшь тулды.

Бәйрәкә авылында ишле балалы гади крестьян гаиләсендә туып-үскән кыз бала ун сыйныф белем алган. Сугыш чорында колхоз эшләрендә катнашкан үсмер икмәк чәчкәндә дә, аны урганда да эшнең үзәгендә булган.

Мөнирә Ганиева 1952 елда кияүгә чыга. Ир белән хатынның бер-бер артлы дүрт баласы туа. Алар тырыш хезмәт белән 48 ел гомер итә. Мөнирә Зәки кызы җирле хуҗалыкта сыер сава, бозаулар карый, алма бакчасын эшли, каравылчы булып та тора. Каенанасы белән каенатасын да кадерләп соңгы юлга озаткан олы йөрәкле кеше ул.

Мөнирә Зәки кызы килен булып төшкән нигезендә 68 ел яши. Яшьли яратышып кавышкан ире: “Ничек кенә булмасын, бергә корган нигезне ташлама!”, - дип әйтеп калдырган васыятен саклап яшәүче юбиляр егерме елга якын оныклары тәрбиясендә гомер итә.

Тыл хезмәтчәне Мөнирә Зәки кызы Ганиеваны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина тәбрик итте.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 


Нет комментариев