Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәйрәкәле Сәхия апа Әхмәтҗановада әле яшәү дәрте ташып тора

Бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан балаларыннан ихлас теләкләргә төрелгән роза бәйләмнәре кабул иткән Сәхия Фазулла кызын гомер бәйрәме белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да котлап, адреслы хат юллады.

Район социаль яклау бүлеге белгече Ильмира Ханнанова юбилярга район җитәкчелеге исеменнән кайнар сәламнәр җиткерде һәм бәйрәм күчтәнәче тапшырды. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәтхиев тә чал чәчле авылдашына изге теләкләрен юллады һәм истәлекле бүләк белән зурлады. Әмма, миңа калса, Сәхия апа Әхмәтҗанованың кунаклар белән аралашудан күбрәк күңеле булды. Татарстанның гына түгел, күрше Башкорт иленең дә бик күп урманнарында агач кискән, бик озак еллар дәвамында терлекчелек тармагында эшәләгән Сәхия апа бүген һәр башкарган хезмәте турында горурланып сөйли. Сәламәтлеге үзен сиздерә башласа да, ул бүген дә әле көчле рухын, ныклыгын җуймаган, үз көнен үзе күрә, балаларын һәм күп санлы онык-оныкчыкларын кайгырта. Алар кайтуга тәм-том гына пешереп калмыйча, матбугат басмаларыннан кызыклы хәбәрләр дә әзерләп куя: хәтере сәгать кебек эшләүче Сәхия әби гәҗит-журналларны күзлексез укый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев