Бәйрәкәнең “Көзге”се - мәктәп театрлары фестивалендә
“Өченче кыңгырау” балалар мәктәп театрының II Бөтенроссия фестиваленең сайлап алу туры декабрь аенда узган.
Балаларда иҗади эшчәнлекне тагын да үстерү юлы белән аларда әхлаки сыйфатлар тәрбияләүне максат итеп оештырылган әлеге мәдәни чара җиңүчеләрен котлау церемониясе 28 гыйнварда Казанның М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йотында узды. Чакырылган театр коллективлары арасында Бәйрәкә мәктәбенең “Әнкәйләрнең кадерен белик” спектакеле белән чыгыш тоткан “Көзге” иҗат коллективы да бар иде. Коллектив җитәкчесе Рәмзия Дәүләтханова “Ана роле өчен” диплом белән билгеләнде, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегендә.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев