Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәйрәкәтамак авылыннан Хөбәйбә әби хәрәкәттән бәрәкәт табып яши

Бәйрәкәтамак авылында бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Хөбәйбә әби Баяҗитованың балачагы исеме тарих битләрендә генә уелып калган Колчан авылында узган.

Әти-әнисенең икенче баласы булып дөньяга килгән кызчыктан соң гаиләдә тагын биш нарасый туа. Җиде сыйныф белемне Иске Каразирек авылына йөреп алган Хөбәйбә, сигезенче сыйныфны укыр өчен Бәйрәкәгә бара.

- Үсмер чакта ук эшли башладым. Ат җигеп сабан сөрдем, Туймазыга ашлык ташыдым, терлек азыгын да кырдан алып кайта идек. Пар ат җигеп Кәрәкәшле һәм Кызыл-Таң авылларыннан торф, Ютазы авылы клубы төзелә башлагач, Башкорт ягыннан агач ташыдык, - дип хәтер йомгагын сүтте хезмәт ветераны.

Хөбәйбә Мөҗәһит кызын 1949 елда Ширәмәт якларына урман кисәргә җибәрәләр. Алты елдан соң Бәйрәкәтамак авылына кайтып, мәктәпкә эшкә урнашкан кыз, Мөксин исемле егетнең йөрәгенә бер карауда ут сала. Яшьләр кавыша, өч балага гомер бүләк итә. Кечкенәдән авыр эш башкарып, чыныгып үскән юбиляр озак еллар терлекче булып эшли: сыер сава, бозаулар тәрбияли. Тик менә ир хатыны булып кына озын бәхетле гомер кичерергә насыйп булмый аңа. Чабан булып эшләгән җиреннән пенсиягә чыккан юбиляр, лаеклы ялга чыккач та тынгылык белми. Хезмәт сөючән Хөбәйбә Мөҗәһит кызы башкаланың Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, район алдынгылары слетының кадерле кунагына әверелә, мактаулы колхозчы исеменә лаек була.

- Яшьлегендәге чаялыгын, үткерлеген Хөбәйбә әбиебез еллар узып та югалтмады. Бүген дә ул хәрәкәттән бәрәкәт табып яши: телне йотарлык күмәч-тәбикмәкләр пешерә, ишек алды тутырып кош-корт асрый, кышкы озын кичләрдә йон эрли, бияләй-оекбашлар бәйли. Гөлләр үстерергә ярата, - дип авылдашына карап соклануын яшереп кала алмады Мәйрәм Ниязова.

Гомер бәйрәме - олуг юбилее белән котларга дип килгән район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова һәм авыл активистларын да Хөбәйбә Мөҗәһит кызы якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды, яшь киленнәрдәй йөгерә-атлый озата калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев