Димтамак авылында яшәүче Катифә Галимовага – 90 яшь
Узган якшәмбе, 18 декабрьдә, Димтамак авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Катифә Зәки кызы Галимова үзенең олуг юбилеен бәйрәм итте.
Димтамак авылында туган, шунда үскән кызның балачагы авыр елларга туры килә. Алты баласын ятим калдырып, әтиләре Бөек Ватан сугышына чыгып киткәч, гаилә тормышы тагын да мөшкелләнә. Кыз бер генә эштән дә куркып тормый: урман да кисә, торф та чыгара... Әмма язмыш аны сынавын дәвам итә - алты сабыйга гомер бүләк иткән анага ул бала хәсрәтен дә өеп бирә. Катифә Зәки кызы бөтен гомерен колхоз эшенә багышлый. Бүген дә ул хәрәкәттәнсез тормый - кызы Гөлчәчәк һәм аның гаиләсе тәрбиясендә яшәүче хезмәт ветераны йорт-җиргә күз-колак булып яши, вак-төяк эшләрдә ярдәм кулы суза. Әлеге тыйнак, басынкы, сөйкемле юбиляр - Катифә Зәки кызы Галимованы гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлнара Галиәхмәтова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Димтамак башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин, туганнары һәм балалары тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев