“Хан кызы түгел, тоткын булдым”
Кешеләр

“Хан кызы түгел, тоткын булдым”

"Хан кызы түгел, тоткын булдым" Гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны укып барам. Күптән түгел "Сине рәнҗеткән өчен бу" дигән язма басылган иде. Шуны кат-кат укып чыктым. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Ике төн йоклый алмадым. Кайчандыр тормышымда булган вакыйгалар җанымны әрнетеп искә төште. Яшь чак. Бер оешмага эшкә килдем. Җитәкчедән барлык хез­мәттәшләрем дә...

"Хан кызы түгел, тоткын булдым"

Гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны укып барам. Күптән түгел "Сине рәнҗеткән өчен бу" дигән язма басылган иде. Шуны кат-кат укып чыктым. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Ике төн йоклый алмадым. Кайчандыр тормышымда булган вакыйгалар җанымны әрнетеп искә төште.

Яшь чак. Бер оешмага эшкә килдем. Җитәкчедән барлык хез­мәттәшләрем дә зарлана иде. "Бары үзе турында гына уйлый, башкаларны аңламый торган кеше", - диделәр аның хакында. Көн­нәр­дән бер көнне мине эшемнән алып, сәркатибе итеп куйды. Ул вакытларда эшсез калу куркынычы зур иде. Авылда авыру әниемне карыйсым бар, ризалаштым. Әни­гә атна саен дару кайтарырга кирәк, кайчак хаста­ханәгә салам, анда да акчасыз булмый. Җитәк­ченең сүзен тың­ларга, башны ияргә булдым.

Яңа ел кичендә зур бәй­рәм уздырдык. Менә шул вакытта Нияз миңа гашыйк икәнен әйтте. Моңарчы аны өйләнгән­дер, гаи­ләсе бардыр дип уйласам, ялгышканмын икән. "Синнән башка кеше миңа риза булып тора да алмас. Чык кияүгә. Өйдә хан кызы кебек утыртам үзеңне", - диде ул. Артыгын уйлап тормадым - риза булдым. Шул көннән мәх­шәрле тормышым башланды да инде.

Эштәге Нияз белән өйдәгесе бик нык аерыла башлады. Сугып та җибәрә, үз сүзеңне әйтергә ярамый. Авырлы икәнне белгәч тә: "Минем акчама кызыгып, бала алып кайтасың", - дип күңелне төшерде. Гади авыл кызы булсам да, горур идем. Бар киемнәремне җыеп чыгып киттем. Ә ул мине эзләп тапты. Өйгә кайткач, кабат тавыш чыгарды. Тагын чыгып китсәм, барыбер эз­ләп табасын әйтте. Түзеп яшәргә булдым. Ә ул шушы хәлләрдән соң, өйгә сирәк кайта торганга әйләнде. Улыбыз тугач, аның елавын сәбәп итеп, икенче фатирына күчеп китте. Хезмәтче һәм тоткын хәлендә идем. Ә бервакыт баламны кү­тәреп өйдән чыгып качарга булдым. Дус кызымда бер ай яшә­дем. Тик ирем мине тагын эзләп тапты. Өйгә кайткач, тагын шул хәлләр.

Аның миңа китереп сукканын гына хәтерлим, уянганда хас­та­ханәдә идем. Әле ниндие - юләр­ләр йортында! Андагы ке­ше­ләр­не күрүгә, каз тәне чыкты, йөрә­гем шартлый дип торам. Күземне генә ачмакчы булам, тагын йок­лап китәм. Шулай бик озак яттым. Биредә пешекче булып эшләүче Фирая апа коткарды мине. "Кызым, әйдә миңа чык", - диде ул. Шулай итеп гаи­ләсез калдым. Сабыемны күрергә тилмереп 15 ел яшәдем. Ирем ми­не башка эзләмәде. Әмма ба­ламның исән икәнен, аны иремнең әнисе үстергәнен белеп тордым. Күренергә курыктым. Бары ике ел элек кенә әлеге йортка атлап керергә батырчылык иттем. Чөнки дус кызым ирем­нең параличланганын әйт­те.

Мин килгәндә биредә табиб­лар кайнаша иде. Ниязның хәле авыраеп киткән икән. Табиблар: "Бер-ике ай гомере калган", - дип чыгып китте. Янына кердем. Ул түшәмгә карап ята. Әйтәсе сүзен дә әйтә алмый. Ишарәләп нидер күрсәтә, аңлап булмый. Ә минем аңа карата булган нәф­рәтем барыбер кимемәде. Аны гафу итә алмадым. Ярый әле, улым аңлады үземне. "Әнием, мин синең барлыгыңны белеп яшәдем. Килерсең дип көттем", - диде ул. Ә ике айдан әтисен җирләдек. Кайчандыр җир җи­мертеп йөргән Нияз 45 яшен дә тутыра алмыйча арабыздан китте. Бер карасаң, өстемнән йөк тә төшкән кебек булды, ә икенче яктан күңелдә авыр таш утырган кебек.

Зөлфия.
Түбән Кама

---
Ватаным Татарстан
№ 144 | 02.10.2015

Чыганак: http://matbugat.ru


Нет комментариев