Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ипине туйганчы ашар өчен, фронтка барасы килә иде

Ютазы авылында яшәүче Ягъфәр Сираҗов үзенең хатирәләрендә яшьлек көннәренә әйләнеп кайта. Ә аның яшьлеге рәхимсез сугыш белән бәйле.

Әгәр авыр еллар яшь чакка туры килсә, хикәя геройлары бу истәлекләрне зур дулкынлану, сагыну хисләре белән искә ала. Азнакай районының Уразай авылында туып-үскән ветераныбыз да, кече яшьтән үк, авырлыкны үз җилкәсендә татып үскән. Бер яшь тулганда, Ягъфәр ятим кала. Алты бала арасыннан иң өлкән апасы Фатыйма ул вакытта унөченче яше белән бара.

- Үземнең малай чакны искә төшерсәм, - дип сөйли 95 яшьлек Ягъфәр Сираҗи улы, - һәрвакыт яланаяк йөрүем хәтердә. Аякка кияргә хәтта чабата да юк иде. Ачлыкка түзү авыр булды. Гел ашыйсы килде, ә ашарга берни дә юк. Дүрт еллык белемне үз авылымда алдым. Ә бишенче сыйныфка укырга Сәпәйгә барып йөри башладым. Сәпәйдәге берәүләргә фатирга кердем. Минем белән яши торган малай, ашарга дип, бәрәңге алып килә иде. Минем белән дә бүлешә. Ә минем андый мөмкинлегем юк. Күрәсең, әти-әнисе улларының чит кешене ашатуын аңлап алгандыр. Ә кемгә ошасын инде андый хәл? Һәм алар бу “сыйлауларны” туктатты. Шулай итеп, авылга кайтып китәргә туры килде. Бригадирыбыз: әйдә, колхозга эшкә чык, ди. Эшләүчеләргә көндез төшке аш бирәләр. Шулай итеп, мин молотилкадан башакны аерып алганнан соң калган саламны җыя башладым. Гомумән, приютка җибәрелүдән мине апам һәм авылдашларым саклап калды.

1943 елда авылга «яшь көчләр» җыю турында повестка килде. Ул елларда барысы да Сталинның: «60 яшь - карт түгел, 16 яшь - бала түгел», – дигән сүзләрен сөйли иде. Чөнки ул чорда фронтта югалтулар зур булды. Туганнары һәм якыннары аптырашып кала, янәсе, чәнти бармак кадәр буе бар, нинди сугышчы чыксын инде моңрдан? Тик  Ягъфәр Сираҗов үзе үк фронтка китәргә теләк белдерә. Яу кырындагыларны яхшы ашатулары турында ишеткәне була аның.

- Бәлки үлеп тә калырмын. Аның урынына бер тапкыр булса да, эч тулганчы ашар идем,  - дип уйлый ул. Безне кая алып баруларын беркем дә белми, безгә бернәрсә дә аңлатмадылар.

Хикәябез герое, чыннан да, туйганчы ашаган малай булмый. Аның буе да ул чорда нибары 147 сантиметр була. Шулай итеп, төрле авыллардан  җыелган 70тән артык егет һәм кызны Бөгелмәдәге тимер юлы аша Вильнюска җибәрәләр. Монда аларга хәрби немец әсирләрен саклау бурычы йөкләнә. Бу әсирләр сугыш нәтиҗәсендә җимерелгән йорт һәм биналарны торгызган.

Тумышы белән Саратовтан булган командир Михаил Кондратьевич Рюминны Ягъфәр ага әле дә яхшы хисләр белән искә ала. Демобилизациядән соң да ул аңардан ике хат алган, үзе янына чакырган. Күрәсең, язмабыз герое командир күңелендә мәрхәмәт хисләре уяткандыр. Әмма Сираҗов үзен Татарстансыз күз алдына да китерми, ватанын сагына, төннәрен туган авылы төшләренә керә. Алга таба ул хезмәтен Ерак Көнчыгышның Николаевск-на-Амуре шәһәрендәге авиачастьтә дәвам итә. Әйтергә кирәк, Ерак Көнчыгыш сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда тылдагы  фронт була. Җиңү маеннан соң да Амурдагы чик киеренке кала. Сакта миллионлаган гаскәрләр төркемен тотарга туры килә. Япония интервентларының планында Ерак Көнчыгышны һәм Себерне СССРдан алу була.

Шулай итеп, Ягъфәр Сираҗов өенә 1951 елның сентябрендә генә кайтып төшә. Ютазыга, инде гаилә корган бертуган апасы Фатыйма янына килә. Берничә көн тимер юл станциясендә эшли: он, шикәр, тоз салынган капчыкларны төйи, бушата. Авыр, әмма акчалы эш була ул. Ягъфәр ага 700 сум акча җыя да, апасына "мин өйләнәм”, ди. Бихисап газаплардан һәм ачы ятимлектән, озак елларга сузылган  казарма тормышыннан соң, ул йорт төзи башлый, өйләнә. Алар тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ягъфәр Сираҗ улы бүген дә аларның мәшәкатьләре белән гомер итә. Аның тыныч вакыттагы хезмәт стажы 48 ел тәшкил итә. Ул Ютазы радиоузелында монтер, автотранспорт хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медален тормышының төп бүләге дип саный.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев