Иске Урыссу авылында яшәүче Салихә әби Мортазинаның күңелендә язлар...
Иске Урыссу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салиха әби Мортазинаның күңелендә, язлар белән килүче һәр Бөек Җиңү көнендә, гәрчә узган еллар белән бу дәвер кешелек дөньясыннан ераклаша барса да, дәһшәтле көннәр яңара.
Ветеран тормышында май ае икеләтә бәйрәм белән билгеләнеп уза. Ватан халкын фашист коллыгыннан азат иткән көн - уртак шатлык булса, Салиха әбинең шәхси бәйрәме дә бар. Аның 10 майда туган көне. Документ буенча аңа быел 91 яшь тулды. Чынлыкта исә ветеран гомеренең 94нче язын каршы алды.
Бөек Ватан сугышына дәшеп, повестка алган кыз авыл советына килә. Тик биредә аның шәхси документларын тапмыйлар. Бик яшьли ятим калган Салиханы авылда берни дә тотмый, ул озак уйламый - үсмер яшенә җитеп үлгән Сания исемле сеңлесе документлары белән фронтка китә. Кыз 2нче Украина фронтында зенитчы булып хезмәт итә.
- Яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтсам, ун балага гомер бирермен дип нәзер әйткән идем. Сугыш бетеп, туган авылыма кайтсам, кияүгә чыгардай ир калмаган, - дип кет-кет көлеп искә ала фронтовик тарихка язылган елларны. - Шуннан эзли торгач, үземнән күпкә яшь егет таптым, 1947 елда беренче балабыз туды. Мөдәррис белән матур тормыш кичердек, тик менә картлык көнебездә генә тәкъдир безне аерды...
Район социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтҗанова белән бик тә җанлыклы әңгәмә корган өлкән ветеран, бәйрәмнәр уңаеннан җылы теләкләр, матур чәчәкләр, бүләкләр кабул итте.
Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова әйткәнчә, безнең район тугызынчы дистәләрен тутырган ветераннарга бик бай. Күптән түгел, нәкъ менә агачлар яфракка бөреләнгән көннәрнең берсендә, Подгорный бистәсендә яшәүче Әмирхан ага Хуҗиәхмәтов та 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Тыл каһарманын, өченче төркем инвалидын туган көне һәм май бәйрәмнәре белән Россия Федерациясе Президенты, шәхсән үз исемнәреннән район башлыгы Рөстәм Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик иттеләр. Мәртәбәле кунаклар Әмирхан Вәлиәхмәт улы белән тормыш турында гәп кордылар, аңа бәхетле тигез картлык теләделәр. Шундый ук гомер бәйрәме уңаеннан җылы теләкләрне искеурыссулылы Миңсылу әби Юнысова да кабул итте. Тыл ветеранын юбилее белән котларга килгән район башлыгы ярдәмчесе Мария Солтанова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Хаҗиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова Миңсылу Лотфулла кызыңың, сугыш тар-мар иткән халык хуҗалыгын күтәреп кенә калмайча, алты бала тудыруыннан да хәбәрдар булдылар. Юбилее хөрмәтенә корылган табын артына дүрт дистәгә чак кына тулмый калган балалары, онык-оныкчыклары җыелуы, җыйнак бүлмәне нурга күмеп, һәр почмакта чәчәк бәйләмнәре утыруы тыл каһарманының кадер-хөрмәттә яшәве турында сөйли. Тик менә карт кеше гомер кичерә торган йортны үзәк су линиясенә тоташтыру соравы чишелешенең озакка китүе генә күңелне тырнап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев