Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Каникуллар чорында районның мәктәп яны лагерьларында 300 артык бала ял иткән

Мәктәп каникуллары чорында гомуми белем бирү учреждениеләре базасында укучылар көндез ял иткән кышкы мәктәп яны лагерьлары эше оештырылды.

Барлыгы 14 мәктәп яны лагере эшләде, алар барлыгы 320 укучыны колачлады. Ятим балаларны, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, инвалид балаларны, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән, куркыныч төркемгә кергән, балигь булмаганнар эшләре буенча комиссиядә учетта торган укучыларның ялы һәм сәламәтләндерелүе оештырылды. Балалар иҗаты үзәге педагоглары тарафыннан укучылар белән төрле мәдәни-массакүләм чаралар уздырылды. Гомуми белем бирү учреждениеләре, "Энергия" стадионы базаларында һәм Ютазы авылында укучыларның кышкы шугалакларга йөрүе оештырылды. Мәктәп яны лагерьларында табигый-фәнни, гуманитар, экологик, спорт, әхлакый, сәнгати-эстетик, интеллектуаль юнәлештәге сменалар ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев