Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Каразирек авылыннан Эдуарда Марченко өчен катнашу гына түгел, җиңү дә мөһим

Билбауларда көрәш - милли спорт төре. Ул - билбаулар таккан ике кешенең бил алышуы. Соңгы елларда шушы спорт төре белән хатын-кызлар да мавыга башлады. Сабантуй бәйрәмнәрендә чыгыш ясаган нәзәкатьле, шул ук вакытта көчле затларга карап сокланасың. Бу спорт төрен үз иткән, аннан рухи көч тапкан кыз - 9 сыйныф укучысы...

Эдуарда белән ул тренировкалардан бушаган арада очраштым. Буй-сынга зифа һәм чибәр бу кызда спортка булган мәхәббәт, дәрт һәм дәрман ташып тора.Тизрәк сорауларымны яудыра башладым.

- Эдуарда, билбау көрәше татарча көрәштән нәрсә белән аерыла?

- Билбау көрәшендә аяк белән көрәшү рөхсәт ителә. Аяк белән чалып, күтәреп, ябышып, егып аркага салырга ярый. Аяктан егу чиста көрәш булып санала. Аякның тубыктан өстәге өлеше җиргә орыну белән көрәш туктатыла.

- Алыш вакыты күпме?

- Дүрт минут.

- Эдуарда,бу спорт төренә каян кызыксыну уянды, аны ничек үз иттең?

- Безнең урам малайлары милли көрәш секциясенә йөри иде.Ә дус кызымның абыйсы - билбау көрәшенә. Без дә Алинә белән, кызыгып, аңа иярдек. Һәм миңа беренче көннән үк бик ошады.

- Бары да җиңел булмагандыр. Нинди кыенлыкларга очрадың?

- Андый зур кыенлыклар булды димәс идем. Шулай да көрәш алымнарын өйрәнгәндә тырышлык таләп ителде. Һәр көнне гимнастика ясау, җиңел атлетика белән шөгыльләнү моңа ярдәм итте. Бию түгәрәгенә йөрү дә сыгылмалылыкны булдыруда булышты.

Тренерыбыз Рамил Касымов - бик таләпчән. Безнең турыда аталарча кайгырта. Барлык ярышларга йөртергә тырыша. Тренировкага атнага дүрт тапкыр йөрибез. Һәрбер дәресне көтеп алабыз.

- Син тагы нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсең?

- Футбол, волейбол. Безнең волейбол командасы һәрчак район ярышларында призлы урыннар яулый.

- Ә хәзер билбау алышының нәтиҗәләренә күчик...

- Иң истә калганнары - Республиканың билбау көрәше буенча Федерация тарафыннан Түбән Камада оештырылган Бөтенроссия ачык турнирында катнашу һәм анда призлы өченче урынны алу. Өч ел рәттән кубокка һәм дипломга ия булдым.

- Бу турнирлар Шамил Садриев истәлегенә багышлап уздырыла. Аның турында ниләр беләсең?

- Шамил Садриев - легендар спортчы. Россиянең атказанган спорт мастеры, Дөнья һәм Европа чемпионы. Ул самбо, дзюдо, кул көрәше буенча ил күләмендә танылу алган.

- Татарстанның Буа, Аксубай шәһәрләреннән тыш, күрше Башкортстан Республикасының Октябрьский,Туймазы калаларында узган ярышларда һәрчак призлы урыннар яулыйсың. Спорт тормышыңдагы шигарең нинди?

- Иң мөһиме - катнашу гына түгел, ә җиңү дә.

- Күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары арасында районыбыз башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырганнары да бар. Алар сине тагын да югарырак үрләргә канатландырамы?

- Әле ничек кенә! Чынлап та, алар мине рухландыра, район башлыгы чыршысында катнашу да яңа үрләр яуларга көч бирде.

- Эдуарда, син бит әле "Йолдызлык", "Калфаклы сандугач" һәм тагы шундый җырлы-моңлы фестиваль һәм бәйгеләрдә дә катнашасың, алай гына да түгел, хәтта җиңүләр дә яулыйсың. Боларның барысына да ничек өлгерәсең?

- Теләк булганда, барысына да өлгерергә мөмкин. Минем шөгыльләрем бер-берсен тулыландыра, тормышымны тулы кыйммәтле итә.

Күпләргә үрнәк булып торган өлгер кызыбыз спорт залына ашыга-ашыга кереп китте. Эдуарданы анда яраткан шөгыле һәм спорт сөюче дуслары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев