Кече Урыссу авылыннан Мәсгут Сәетов Латвияне азат итүдә катнашкан
Күптән түгел Кече Урыссу авылында яшәүче Мәсгут Сәетов 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәсгут Җәмил улы фронтка 1943 елда киткән, Балтыйк буе фронты составында Латвияне фашист илбасарларыннан азат итүдәге сугышларда катнашкан. Авыр яраланган, бер кулын югалткан. Туган йортына, Баланлы авылына, 1944 елда кайта ъьм шунда ук колхоз тормышына җигелә. Кырчылык бригадасы бригадиры, терлекчелек фермасы мөдире булып эшли. Якташын һәм хезмәттәшен котларга килгән Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесе Әсгать Абдуллин, аның кебек җентекләп эшләгән кадрлар бик аз дип билгеләп үтте.
- Ветераннарны эштә һәрвакыт вакчыллык аерып торды, мал азыгы таратуга, җәмәгать малын ашатуга Мәсгут ага бик метекле якын килә иде, - ди Абдуллин. Ул үзенә һәм башкаларга таләпчән кеше булды.
Таләпчән, әмма гадел, дип өсти балалары. Ә Мәсгут ага дүрт бала атасы. Кызганыч, хәзерге вакытта ул тол калган, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Әмма якыннарының кайгыртучанлыгы сизелә: ветеран кызының гаиләсе белән яши. Юбилярга җылы теләкләрне социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова юллады. Әмма ветеран өчен иң кадерлесе, мөгаен, Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның адреслы хаты булгандыр. Ул моңа лаек. Сәетов кебек кешеләрнең сугышчан һәм хезмәт батырлыгы рәхмәтле яшь буын хәтерендә мәңге яшәргә тиеш. Саллы гомер юлы узган кеше җирдәге юлы лаеклы узылган булуын, ә аңа бәйләнмәгән авырлыклар - сугышлар, югалтулар аның рухи көчен сынау өчен җибәрелүен аңларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев