Мөслимә Галиева: "Сезнең белән аралашкач бөтен чирләрем юкка чыкты!"
Кешеләр

Мөслимә Галиева: "Сезнең белән аралашкач бөтен чирләрем юкка чыкты!"

Районыбызның гүзәл почмакларыннан берсе - ямьле Яссытугай авылы. Зур булмаган, гади генә бер авыл йорты. Әмма аның эченнән бөркелгән нур, җылылык безне әллә каян үзенә җәлеп итте. Капка төбенә җыелган машиналар, бу йортта бүген юбилей икәнен искәртеп тора иде. Дим-Тамак авыл җирлеге составына керүче авылларда яшәүче ветераннарны матур гомер бәйрәме,...

Районыбызның гүзәл почмакларыннан берсе - ямьле Яссытугай авылы. Зур булмаган, гади генә бер авыл йорты. Әмма аның эченнән бөркелгән нур, җылылык безне әллә каян үзенә җәлеп итте. Капка төбенә җыелган машиналар, бу йортта бүген юбилей икәнен искәртеп тора иде.


Дим-Тамак авыл җирлеге составына керүче авылларда яшәүче ветераннарны матур гомер бәйрәме, юбилейлары белән котлау традициягә кереп китте. Бу юлысы да шулай булды. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Ренат Әхмәдишин шалтыратып:

- Кызым, Лилия, тагын бер бик тә яхшы әбиебезнең туган көне җитә бит, җыелып килә алмассыз микән? - диюенә без каршы килмәдек. Юлга чыктык. Бүген үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Мөслимә апа Галиевага әле берничек тә 80 яшь бирмәссең. Күзләр тия күрмәсен, ул әле кызлар кебек! Башка күп кенә ветераннар сыман ул да сугыч чоры баласы. Аңа да бу тормышның ачысын-төчесен татырга, сугыш китергән борчуларны кичерергә туры килә. Әмма әлеге апаның йөзеннән бөркелгән нур, ягымлылык бөтен тирә-юньне ямьләндерә.

- Иптәшемнең бакыйлыкка күчүенә дә инде быел 30 ел тулды. Әмма мин ялгыз түгел. Бүген мин өч балам, алты оныгым һәм ун оныкчыгым белән бәхетле. Өемнең бервакытта да буш торганы юк. Күршеләрем дә бик яхшы, дус-тату гомер кичерәбез, - дип мактанып та алды юбилярыбыз. Мактанмаслык та түгел бит! Һәр баласы бу тормышта үз урыннарын тапкан, хәзер инде оныклары әбием дип өзелеп торалар, тәгәрәшеп берсеннән-берсе матур оныкчыклар үсеп килә. Кияү-киленнәремнән дә бик уңдым, ди Мөслимә апа.

Гомере буена, ә аның эш стажы 47 ел, терлекчелектә эшли ул. 20 ел сыер сава, бозау-сарыклар карый. Әле лаеклы ялга чыккач та эшләп йөри ул. Бүген аңа ярдәмгә социаль яклау бүлеге хезмәткәре Нурия Җәләева ярдәм итеп тора икән. - Бик тә уңдым аңардан. Ул минем икенче кызым кебек, - диде Мөслимә апа социаль хезмәткәр турында. Мактамаслык та түгел шул, әлеге юбилей көнендә дә Нурия ханым үз ветераны янында иде.

- Әлеге авылдан мин биш кешегә ярдәм күрсәтәм. Шуларның өчесе әбиләр, бер бабай һәм бер инвалид. Аллага-шөкер, барысы белән дә уртак тел табып эшлибез, - диде Нурия Җәләева.

Ә әлеге матур юбилей көнендә Мөслимә апаны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Дим-Тамак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ренат Әхмәдишин котладылар. Юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, балалар, онык-оныкчыклар хөрмәте һәм әле, Алла бирсә, 85,90,100 яшьлек юбилейларны да уздырырга язсын, дип теләделәр. Ә юбилярыбыз аны хөрмәт итеп килүчеләргә: "Рәхмәт сезгә, бер күрешү үзе бер гомер. Сезнең белән аралашкач, бөтен авыруларым юкка чыкты", -дип озатып калды.


Нет комментариев