Олыгайган көнендә үз гаиләсен тапкан
Кешеләр

Олыгайган көнендә үз гаиләсен тапкан

Роза Витальевна Лотцка 98 яшь, бүген ул Ак Чишмәдә авылында, Екатерина һәм Руслан Вәлиевлар гаиләсендә яши.

 

Гомер юлы - катлаулы, язмышлары – бормалы

Тумышы белән ул Татарстанның Октябрь (Нурлат) районының Чулпан авылыннан. Өлкән яшьтәге әлеге ханымның сүзләренә караганда, әтисе һәрвакыт җитәкче урыннарда эшләгән, әнисе өй мәшәкатьләре белән яшәгән. Роза әле дә бала чагында колхоз кырларына утауга йөргәнен, дуңгыз абзарына түбә ябарга булышуын хәтерли. 1941 елда, фашист Германиясе белән сугыш башлану белән, әтисе һәм олы апасы фронтка китә. Әтисе, яу кырында яраланып кайтып, 1942 елда, алган яраларыннан вафат була.

- 1941 елның октябрендә безне, яшьләрне, Сталинградка окоп казырга җибәрделәр, - дип сөйли чәчләренә чал кергән ханым. – Ул чакта зәмһәрир салкыннар торды, кар күп яуды. Кошлар очып барган җирләреннән туңып үләләр иде. Җирнең туңы тирән булгач, казуы да авыр булды. Без яши торган фатирның диварлары салкыннан шарт-шорт килә. Җәй көне яшәр өчен төзелгән бина иде, шунда 20шәр кеше яшәдек. Идәнгә су түгелсә, шунда ук бозга әйләнә. Ә без идәндә йоклыйбыз. Урын-җиребез - салам тутырылган капчыклар, юрган урынына телогрейка. Киенеп йоклый идек. Бер атнага бер ипи, 500 грамм тоз, 2 килограмм тары, тагын бер тартма шырпы һәм сабын кисәге, ир-атларга 2 кап тәмәке бирелә иде. Озакламый штаб хезмәткәрләрен, безнең ризыкларны урлаганнары өчен, фаш иттеләр һәм атып үтерделәр. Окопларга кадәр 5-7 чакрым юл үтәсе бар, бер рәткә алты кеше тезелеп басабыз да, шулай итеп эш урынына барабыз. Окоплардан чишмәләр бәреп чыга, шуңа күрә без тездән су эчендә басып торабыз, чын боз сөңгеләренә әвереләбез. Безне өскә бау белән тартып чыгаралар. Шулай ук танкларга каршы 3-5 метр тирәнлектәге траншеялар да казыдык. Юлда торган агачларны кистек, төпләрен шартлаткычлар шартлатып чыгардык. Туңдык, ачлыктан җәфаландык. Ләкин артка юл юк иде. Дезертирлык өчен биш елга хөкем итәләр. Без фронт сызыгыннан ерак түгел генә эшләдек, төнлә күк йөзе шартлаган снарядлардан кып-кызыл төстә була иде. Юынмадык, әлбәттә, барыбыз да бетләде, тәннәрне чуан басты. Өйләргә баржа трюмында озаттылар. Соңгы чакрымнарны тузып беткән чабаталардан, җәяүләп уздык.

Туган ягына кайткач, Роза Лотц педагогия техникумына укырга керә. Биредә дә яшәүнең үз кыенлыклары туа. Алар уку йорты янындагы бакчада эшли, төннәрен баржадан тоз бушата. Хезмәтләре  өчен бер кап тоз бирәләр, ә укучылар аны базарга алып барып саталар. Укуын тәмамлагач, Роза Лотц балалар йортында, мәктәп-интернатта эшли.

- Бервакыт кыш көне кино күрсәтергә килделәр, - дип искә ала ул. - Ә клуб юк. Сарайга җәймә суздык. Балаларга утырырга урын юк, ни эскәмия, ни урындык. Шундый заманалар иде. Әле киноны да, балалар нәрсә турында сүз барганын укырга өлгерсен өчен, акрын гына әйләндерәләр. Барысы да мичкәдәге балык кебек, бер-берсенә сыенып, суыктан калтырап басып тора, әмма киноны карый.

Чит-ят арасында үзебезнең кеше

Һәркемнең язмышы - тулы бер чор. Барысы турында сөйләргә сүз дә җитмәячәк, моның өчен тулы бер китап та аз булачак. Тормышта төрле хәлләр була, Роза апаның да бердәнбер улы башка төбәктә гомер кичерә һәм ул карт әнисен үз янына сыйдырырга әзер булмый. Бүген Роза Витальевнаның сәламәтлеге  яхшылардан түгел. Ләкин ул хәзер ялгызлыктан иза чикми, бер ялгызы түгел, өлкән яшьтәге ханым аны сыендырган киң күңелле кешеләр янында. Гәзитебезнең алдагы саныннан укыганыгызча, ул Ак-Чишмә авылындагы яхшы гаиләдә – Вәлиевлар гаиләсендә тәрбияләнә. Язмыш җилләре аларны безнең якларга алып килгән һәм бу җир аларны якты йөз белән кабул иткән.

- Бер чакны үтеп барганда...  күккә таба илтүче юл күрдек, - дип елмая Екатерина Вәлиева. – Без авылга керергә булдык һәм ул безгә бик ошады. Ә калганы – көнкүрешнең вак-төяк мәшәкатьләре. Шулай итеп, биредә йорт төзи башладык. Роза Лотц белән ун ел элек таныштык. Ул чакта без Татарстанның Кама Тамагы районындагы Куйбышев затоны бистәсендә яши идек. Минем кадет мәктәбендә директор урынбасары булып эшләгән вакытым. Ул мәктәпкә балаларга сугыш турында сөйләргә килде. Без кадетлар белән аны шефлыкка алдык, ялгыз яшәүче апага ярдәм итәргә йөри башладык. Аннары, аның ялгыз, үзенә генә тормыш итәргә авыр икәнен күргәч, хәлен ешрак белә башладым, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Аның берәүгә дә кирәк түгеллеген аңлагач, без ирем белән аны үзебезгә алырга булдык. Ак-Чишмәгә килеп, машинадан төшкәч, ул тирә-юньгә күз төшерде дә, күкрәге белән саф чиста һаваны сулап: "Бу бит шифаханә!» - диде.

Тагын әле шундый могҗиза: Вәлиевларның биш ел буе балалары булмаган, нишләтәсең, Аллаһы Тәгалә бирмәгән. Әбине үзләренә алып, бергәләп яши башлау белән чып-чын гаҗәеп хәл булган:  Екатерина ана булу бәхетенә ирешкән. Бер-бер артлы аларның малайлары туган: 2012 елда Лев, икенче елда Родион, 2015 елда Назар һәм, ниһаять, 2018 елда Оскар дөньяга аваз салган. Дүрт уллары да бик хәрәкәтчән, зирәк, акыллы малайлар.

- Авыр булдымы? - дип сорыйм.Екатеринадан.

- Беренче берничә елда гына. Аннары шуны аңлыйсың: без түгел икән, кем? Безнең барлык малайлар да Роза апа кулы аша узды.

- Сез опекунлык рәсмиләштердегезме?

- Юк. Ничектер бу хакта уйламадык та.

- Авылда күңелсез түгелме?

- Ю-у-у-к, бу бит гаҗәеп урын. Сагышка бирелергә вакытыбыз да юк, безнең өч кырыбыз бар! Менә хәзер печән өсте. Төрле токымлы кәҗәләр, казлар, тана, тавыклар... Без чебиләрне инкубатордан чыгарабыз һәм сатабыз. Быел кышка казлар калдырырга уйлыйбыз, Түбән Новгородтан ит токымлы кыйммәтле казлар сатып алдык.

– Ә авыл тормышын шулай тирәнтен белүегез каян килә, сез бит шәһәрдән, ирегез Чаллыдан, бүген Октябрьскийда эшли, үзегез белемегез буенча педагог?

- Барысы да Ходай кулында. Менә без сынап карадык, эшебез барып чыга. Без бит әле тулысынча урнашып бетмәгән. Улларыбыз һәр эштә булыша. Җирдә яшәүнең нәрсә икәнен белеп үссеннәр дибез.

Ул кадәр үк камил булмаса да, яратканым

Үз эшебез буенча безнең, хәбәрчеләрнең, шактый йорт-ишегалларын күргәне бар. Артык уй-фикерләргә бирелмичә, шуны билгеләп узу кирәк: игътибарыбызны иң элек Вәлиевларның капка-коймалары җәлеп итте. Алар бүгенге көндә һәркем урнаштыра торган профнастилдан түгел, ә ышкылып шомартылмаган такталардан эшләнгән. Моның махсус дизайнер алымы икәне әллә кайдан күренеп тора. Алга таба тагын да кызыграк. Биредә нинди генә төрдәге чәчәкләр һәм үсемлекләр юк! Ә бу нинди читлек икән? Тавык исе килмәгән тавык кетәклеге булып чыкты ул. Кошлар өчен җимлек миллиметрлап, искиткеч төгәллек белән эшләнгән. Һәм боларның барысы да күләгәдә тора, тавыкларга уңайлы булсын өчен шулай ясалган. Түтәлләр арасына калын катлам белән пычкы чүбе түшәлгән. Кишәрлекнең кечкенә бер өлешендә бут ташларыннан юл салынган.  Агачтан ясалган болдыр, әйтерсең лә, әкияти йортка таба алып бара…

- Боларның барысын да ирегез эшләдеме?

- Әйе, үз куллары белән, балалар аңа булыша, - дип җавап бирә Екатерина.

- Ул сезнең бар яктан да камил, ахрысы…

- Бар яктан да камил түгел, әмма яратканым…

Әйе, бу йортта эш-мәшәкать җитәрлек. Ләкин әле бу аларның ял итәргә вакытлары юк дигән сүз түгел. Ышаныгыз, бар. Димәк, Вәлиевлар бу җирне ямьлелеге, күркәмлеге өчен яраткан, ә җир аларны - аңа булган мөнәсәбәте өчен. Менә шундый якты хис-тойгылар белән без Ак Чишмә һәм аның кешеләре турындагы сәхифәбезне тәмамлыйбыз.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

 


Нет комментариев