Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

СССРның мактаулы тимерюлчысы Иван Ялазюк кунаклар кабул итә

Илле елга якын гомерен тимер юл хуҗалыгына багышлаган хезмәт ветераны Иван Федорович Ялазюк бүген 85 яшьлек юбилее хөрмәтенә котлаулар кабул итә.

Тымышы белән күрше Башкорт иленнән булган Иван Федорович Урыссу станциясенә, Куйбышев тимер юл техникумын тәмамлагач, юллама буенча килә. Ул көннән соң да ярты гасырдан артык вакыт узып киткән. Үз һөнәренә шул дәрәҗәдә табынган эшчесе белән тимер юл станциясе җитәкчелеге лаеклы ялга чыккач та аерылырга теләми. Иван Федорович тагын тугыз ел хезмәт итә. Аннан соң ул Урыссуның 4 санлы мәктәбе котельныенда эшли. Өйдә тора башлаганга әле өч кенә ел, дип елмая юбиляр.

Яшәү энергиясе ташып торган Ютазы районының шәрәфле гражданины Иван Федорович Ялазюкны күркәм юбилее белән башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов тәбрик итте. Котлауларга тантана хуҗасының гаиләсе, балалары һәм оныклары кушылды. Ә алар бик күп – менә шунысы зур шатлык!

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев