Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тигез картлыкта гомер кичерәләр

Узган атнада Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Халидә апа Йонысова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.Бу көнне ул үз йортында район кунакларын, авылдашларын һәм балаларын күрүгә бик шат иде. Тумышы белән районыбызның Ак Чишмә авылыннан булган кызга бу тормышның бик күп якларын: шатлык-сагышларын, борчу-мәшәкатьләрен дә күрергә туры килә. Шулай булмый ни,...

Узган атнада Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Халидә апа Йонысова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.Бу көнне ул үз йортында район кунакларын, авылдашларын һәм балаларын күрүгә бик шат иде.


Тумышы белән районыбызның Ак Чишмә авылыннан булган кызга бу тормышның бик күп якларын: шатлык-сагышларын, борчу-мәшәкатьләрен дә күрергә туры килә. Шулай булмый ни, сугыш чоры баласы бит ул?! Әтисен сугышка алалар, кыз Кәрәкәшле авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Әмма сугыш башлана. 15 яшеннән кыз колхозга эшкә чыга. Әтисе сугышка киткәнче төзи башлаган йортны тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында кыз үзе төзеп бетерә. Менә шуннан аның никадәр дәрәҗәдә максатына ирешә торган, тырыш кеше икәнен күреп була. Колхозда да төрле эшләрдә эшли ул: ат җигеп икмәк тә ташый, урман да кисә, озак еллар тавык фермасында да эшли. Сугыш тәмамланып, 1946 елда Йонысов Зыяга тормышка чыга. Тормыш иптәше белән алар якты дөньяга ике кыз тудыралар. Бүгенге көндә балаларының уңышларына куанып, дүрт оныгына терәк һәм сигез оныкчыкка яраткан әби-бабай булып, матур итеп тормыш көтәләр.

- Торган йортыбыз, аллага-шөкер. Бөек Җиңүнең 70-еллыгы

кысаларында бер җәй эчендә өр яңа, зур йорт төзеп бирделәр. Барлык уңайлыклары өйдә. Йортыбыз якты, җылы. Ходайга шөкер итеп яшибез, - дип район хуҗаларына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде юбилярыбыз.

Ташкичү авылы җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев та:

-Җирлегебездә икесе дә 90 яшьләрен тутыручы бердәнбер пар Зыя абзый белән Халидә апа. Кайчан гына кермә яннарынаачыкйөз белән каршы алалар. Җирлектә бара торган эшләр белән һәрвакыт кызыкснып торалар", - дип үз фикерләре белән дә уртаклашып алды.

Бу көнне юбилярны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ташкичү авылы җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова тәбрикләделәр. Аңа район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән ныклы сәламәтлек, Зыя абый белән тигез тормыш һәм алда да шулай матур юбилейларны каршыларга язсын дип теләкләр теләделәр һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев