Үз укучыларыбызны Ютазы районы оешуының чишмә башында торган шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без Яссытугай авылында гомер итүче 84 яшьлек Әдип Шәфыйгуллин белән әңгәмә корабыз.
Әдип Габидулла улы бүген дә яшәү дәртен югалтмаган. Фикерләре төпле, уйланылган, кайчандыр булган вакыйгалар хәзерге заман кешесенә кызыклы һәм файдалы түгелдер, дип уйлый кебек. Ләкин безгә ата-бабаларның үткәнен белү аеруча мөһим. Чөнки бүгенге буын, үзләренә тапшырылган белем һәм тәҗрибәгә таянып, белем хәзинәләрен хезмәт казанышлары белән тулыландырырга, шул рәвешле туган як һәм Ватаныбыз байлыгын арттырырга сәләтле.
БЕЛЕШМӘ. Әдип Шәфыйгуллинның хезмәт юлы түбәндәгечә: Казан техник училищесында уку, Казан авиация заводында слесарь-җыючы булып эшләү, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлау. Соңрак (төрле елларда) Шәфыйгуллин - парторг, икътисадчы, «Правда» колхозы рәисе, Саклык банкының Баулы бүлеге идарәчесе урынбасары, Саклык банкының Ютазы бүлекчәсе идарәчесе, «Уңыш» КФХ җитәкчесе.
Әдип Шәфыйгуллин – 10 нчы бишьеллык ударнигы, күп тапкырлар социаль ярыш җиңүчесе, КПССның XXVIII съезды делегаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Күпсанлы бүләкләр арасында - "Почет Билгесе" ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, СССР ВДНХсы көмеш медале . Сүз уңаеннан, көмеш медальне ул иң кыйммәтлесе һәм кадерлесе дип атый.
Авыл хуҗалыгы җитештерү тармагының бүгенге герое турында сөйләгәндә, аның әтисе Габидулла Шәфыйгуллин турында искә алмау мөмкин түгел. Күз алдына узган гасырның рәхимсез 40нчы еллары килеп баса. Аларның әтиләренә, илебезнең курку белмәс башка ир-атлары кебек үк, өч баласын язмыш кочагына калдырып, фронтка китәргә туры килә. Өлкән Шәфыйгуллин Мәскәү янында барган каты сугышларда яралана һәм туган нигезенә инвалид булып кайтып керә.
- Кыйпылчык әтинең йөзен яралаган иде, - ди Әдип Шәфыйгуллин. – Ул һәрчак бәйләвеч белән йөрде. Яссытугай колхозында бригадир булып эшләде.
Әдип Габидулла улының әңгәмәбезгә кушылган тормыш иптәше Галия апа каенатасының гаҗәеп кешелекле булуын ассызыклый.
- Мин үз вакытында автотранспорт предприятиесендә эшләдем, - дип хатирәләре белән уртаклаша Галия апа. – Каенатамны белгән шоферлар аны бары җылы сүзләр белән генә искә алалар, аның шулкадәр кешелекле булуы турында сөйлиләр иде. Ул чордагы кырыс елларны яхшылыкка һәм явызлыкка бүлеп карау үтә дә авыр. Каенатамның колхозчыларны эшкә кушкандагы боерыклары да үтенеч кебек яңгырый иде: “ипи юк, аның каравы шулпасы булыр”. Янәсе, бу авырлыклар вакытлыча гына, барысы да җайланыр, яшәрбез, исән калырбыз.
- Әни Акбашта туып-үскән, аның әти-әнисе бераз кысынкырак шартларда яшәгәннәр, - дип сөйли Әдип Габидулла улы. – Чөнки әнинең абыйсы, алты баласын калдырып, сугышта һәлак булган. Алар барысы бергә, һәлак булган гаилә башлыгының әти-әниләре белән бер йортта яшәгәннәр. Әти 1956 елның кышында, ат җигеп, Акбаш авылына әнинең әти-әнисен алып кайтырга киткән. Күрәсең, алты почмаклы йортта яшәү шартлары яхшырак булгандыр. Көтмәгәндә юлда күз ачкысыз буран күтәрелә. Тояк астындагы каткан карны тоймый башлаган ат көрткә кереп бата. Авыл кул сузымында гына кебек, тик бернәрсә дә күреп булмый. Көчләре бөтенләй беткәч, әти, атны туктатып, аны тугарып, өстенә бушлат каплап, җәяү авылга таба китә. Ләкин ул, авылга таба барам дип, ялгыша. Асылда, бөтенләй капма-каршы якка киткән булып чыга. Фидакарьләрчә хезмәт куйган шәхеснең гаделлек белән узган гомер юлы әнә шулай тәмамлана.
Әдип Шәфыйгуллин белән колхозларның борчу-мәшәкатьләре һәм уңышлары турында сөйләшүгә күчәбез. Авыл хуҗалыгы коллективларын бергә кушу яки аларны аеру турындагы дәүләт карарларын советлар чорында яшәгән кешенең күңеленә шулкадәр якын кабул итүенә бары гаҗәпләнәсе генә кала. Ул еллардагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Ишморат авылы юкка чыккан. Ә менә Тарлау авылын Әдип Шәфыйгуллин саклап кала алган. Сүз уңаеннан, Әдип Габидулла улының туган авылына кайтып төпләнүе дә игътибарга лаек. Ул елларда яшьләрнең күбесе авылдан чыгып китә. Яшерен-батырын түгел, шәһәр тормышы җиңелрәк.
- Ә ни өчен сез Казаннан кайттыгыз? – дип сорыйм язмам героеннан.
- Әнигә акча белән артык ярдәм итә алмадым. Акча җибәреп тордым, әлбәттә. Әмма ул җитәрлек түгел иде. Өйдә биш бала бит, - дип җаваплый Әдип абый.
Ә миңа сорарга да уңайсыз, нинди бала, сез бит әле өйләнмәгән дә булгансыз, диясе килә. Ул елларның яшәү кагыйдәсе, мөгаен, шулдыр, гаиләңдә булган барлык эне-сеңелләрең – ул барыбер синең балаларың дип кабул ителә. Шәфыйгуллин идарә иткән чорда "Правда" колхозы алдынгылар сафында була. Колхоз сөт саву күләме, нәселле терлекнең баш санын арттыру буенча зур нәтиҗәләргә ирешә, терлекчелек биналары төзелә. Бигрәк тә фин токымлы сыерларның тәүлеклек савымы югары була. Шул ук вакытта аңа Финляндиядән 200 баш токымлы сыер алып кайтуны оештырырга туры килә. Ул чорда бу зур эшләр барысы да гомерлеккә калыр, дип уйланылган... Әйе, Әдип Шәфыйгуллин ике бүлекчәдән торган (беренче бүлекчәгә Яссытугай, Тарлау һәм Ак юл, икенчесенә – Димтамак һәм Алабакүл авыллары кергән) хуҗалыкның таркалуы белән һич тә килешә алмый. Әмма шунысы да бар, аның җитәкчелегендә «Уңыш» хуҗалыгы уңышлы эшләп китә, хуҗалык күрсәткечләре бүген районда иң яхшыларның берсе. Тормыш дәвам итә. Шәфыйгуллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр: кызлары табиб һөнәрен үзләштергән, уллары әтисе юлыннан киткән – үз туган җирендә хезмәт куя.
Шуны да өстисе килә, язмам героеның тормыш юлдашы Галия апа, каенанасын, ул килен булып төшкәндә шул өйдә яшәгән әбисен (нәкъ менә өлкән Шәфыйгуллин ат белән алырга киткән әбине) бары тик җылы сүзләр белән искә ала: “Әбине мин үземчә әүлия дип уйлый идем. Аның күңелендә беркайчан да усаллык булмады. Һәм бу тормышта күргән шулкадәр авырлыклардан соң!” – дип, гаҗәпләнүен белдерә ул. Галия апа, мөгаен, башта ук гомерен җитәкчелек эшенә багышлаган ире күләгәсендә калырга карар иткәндер. Әйе, һәрбер ир-атка шундый тормыш юлдашы туры килсен иде. Ә күләгәгә килгәндә, шуңа төшенәсең: андый күләгә белән ялгыш бәрелешсәң, маңгаеңны шундый итеп бәрерсең, бернинди гранит диварның да кирәге булмас.
Нет комментариев