Районыбыздагы һәр бәйрәм артында - эш көннәре, мәдәни вакыйгалар катнашучысы булып район мәдәният йортының төп "оста кулы" Зөлфия Вәлиева тора.
Чараны уңышлы уздыру юлында барысы да әһәмияткә ия. Җиңү көне, Сабан туе, Яңа ел кебек масштаблы бәйрәмнәргә хәзерләнгәндә, район мәдәният йортының сәнгать советы барлык нечкәлекләренә кадәр уйлый: репертуар, музыка сайлый, сценарийлар хәзерли, сәхнә бизәлеше һәм костюмнар турында фикер алыша. Һичшиксез, әкият геройларының оригиналь костюмнары һәм күркәм декорацияләр режиссерларның, сценарий авторларының барлык уй-ниятләренә соңгы нокта куя сыман. Районның мәдәният хезмәткәрләре һәм тугры тамашачылар күптән инде район мәдәният йорты рәссамы Зөлфия Вәлиева эшләре белән таныш. Район чараларында булганда, күпләребез җәнлекләр мультфильм геройлары төрендәге зур курчаклар белән фотога төшү мөмкинлеген ычкындырмый. Аңлашыладыр ки, әлеге иҗат эшләре югарыда исеме әйтелгән кешенең оста куллары белән ясалган.
Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасыннан лаеклы ялга чыккач, ул боекмаячагын һәм эшсезлектән интекмәячәген, һичшиксез җанына якын эш табачагын белә. Мәкаләбез каһарманының иҗади сәләтләре белән ишетеп кенә таныш булмаган район мәдәният йортының элекке директоры Әлфия Батыршина, аңа чаралар афишасын язарга ярдәмләшүен һәм сәхнә бизәүдә катнашуын сорый. Әмма Зөлфия Вәлиева мәдәният учагының костюмерныена керүе була, анда киләсе ел символы - аҗдаһаның яңа зур (ростовая) курчагын тегү идеясе барлыкка килә. Шуннан бирле алты ел узып киткән. Хәзерге вакытта аннан башка бер генә мәдәни чара да үтми. Аның алтын куллары артистларга тамашачылар тарафыннан танылуга ирешергә, республика дәрәҗәсендә биеклекләр яуларга мөмкинлек бирә. Оста белән "Ютазы йолдызлары"халык бию ансамбле, "Шаян" һәм "Маски" теараль студияләре тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар күркәм костюмнарның уңыш нигезе булып торуын яхшы белә. Вәлиева таланты "Маски" студиясенә бөтен Татарстаннан 54 коллектив катнашкан театраль конкурста җиңәргә мөмкинлек бирде. "Волшебник Изумрудного города" спектакле каһарманнарының күркәм костюмнары һәм Гудвинның поролоннан тегелгән биниһая зур башы һөнәри жюрига тәэсир итте. Кызганыч, безнең "иң яхшы бизәү" номинациясе юк, диде жюри рәисе Гафур Каюмов. Әмма алтын куллы оста өчен дипломнар һәм мактау кәгазьләре - иң әһәмиятлесе түгел, иң мөһиме - иҗади процесска җаның-тәнең белән "чуму".
- Мин башта эшкә керешкәндә, минем конкрет эшләр планы булмый әле. Ничек диләр әле, аппетит ашаган вакытта килә, - дип уртаклаша безнең белән осталык серләрен Зөлфия Вәлиева. Минем күп эшләрем поролоннан тегелгән. Әлеге материал белән скульптор булырга туры килә. Образлар тудыру процессында мин берничә төн йокламаска мөмкинмен, бөтен нәрсә кулдан төшеп китә. Уйларымда бары костюм гына. Идеяләр ярымйокы вакытында килергә мөмкин һәм мин төн уртасында торам да иҗат итә башлыйм.
Әйе, башка иҗади шәхесләр кебек үк, ул үз эшен бирелеп башкара һәм хезмәттәшләре, шулай ук тамашачылардан рәхмәт хатлары ала. Моннан аның тамагына төер утыра, күзләрендә бәхет яшьләре пәйда була. Таләпчән фронтовик атасыннан мирас итеп кабул итеп алынган эшләрне плюс бишлегә башкара алу күнекмәсе, тукыма кисәгеннән һәм поролонны чын әкияткә әверелдерә.
Дүрт буын тыгыз дуслыкта яшәгән аның гаиләсендә талантлы туганнарының бүләкләрен аерым дулкынлану белән кабул итәләр. Чөнки мәкаләбез каһарманы тарафыннан тегелгән салфеткаларны, "прихваткаларны", уенчыкларны якыннары зур куаныч белән кабул итә. Рәссамнең үзенең сүзләре буенча, кул эшләренә мәхәббәт тамырлары белән мәктәп елларына барып тоташа. Йорт хуҗалыгы дәресләре вакытында өйрәнелгән тегү, кисү, бәйләү, төрле сумкалар үрү буенча күнекмәләренең файдасын бөтен гомере буенча күрә ул. Соңрак, әлеге хезмәт эшчәнлегендәге сәләтләре аңа балалар бакчасында булыша, бүген исә концертларны, спектакльләрне, бәйрәмнәрне бизи.
Нет комментариев