Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Урыссу бистәсендә яшәүче Гөлнара һәм Салават Халиковлар гаиләсендә 5 октябрь көнне көтеп алынган өченче балалары – кызчыклары туган

Егерме ел тигез никахта яшәүче ир белән хатынга моннан да зуррак һәм татлырак бүләк була ала микән?! Кечкенә Амилиянең ике абыйсы бар. Аларның иң өлкәне - студент, икенчесе - мәктәп укучысы. Гаилә башлыгы вахта ысулы белән эшли, күп бала анасы декрет ялына Урыссу үзәк район хастаханәсеннән чыккан.

Өченче балалары – озак көттереп туган кызлары белән котлап, Ютазы районы башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова бәхетле әти Салават Әхәт улына бала туу турында таныклык кына тапшырып калмады. Ул, Амилия Халикова 2020 елда Ютазы районында дөньяга килгән 100нче бала булу сәбәпле, Халиковлар гаиләсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм истәлеккә бүләк тә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X