Бүген Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Галия Лотфулла кызы Кәлимуллина РФ программасы буенча торак шартларын яхшырту максатында сертификат кабул итте.
Хезмәт ветераны һәм аның гаиләсе белән әлеге күңелле мизгелләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов уртаклашты.
Галия Лотфулла кызы Иске Урыссу авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Илдә Бөек Ватан сугышы башланган 41нче елда Ютазы машина-трактор станциясендә механизатор һөнәрен үзләштерә һәм сугыш елларында туган авылында комбайнчы булып эшли, аннан соң фермага, савымчы булып эшкә килә. 1951 елда, җиде ел гомерен Ватан алдындагы уллык бурычын үтәп кайткан фронтовик Зиннур Кәлимуллинга кияүгә чыга. Яшь гаилә Урыссу бистәсенә күченеп килә, йорт-җир тергезә, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан ир белән хатын илле ел бергә гомер итә. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны кызлары һәм уллары тәрбиясендә яши.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин ил тынычлыгы хакына башкарган зур хезмәте өчен чал чәчле анага эчкерсез рәхмәтен белдерде һәм яңа фатирда җан рәхәте тоеп, озын гомер кичерүен теләде.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Нет комментариев