Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

“Уйларым белән Ютазыга әйләнеп кайтам”

Өлкән яшьтәге кешеләрнең юбилее һәм календарьдагы кызыл даталары уңаенннан котлаулар һәм ихтирам сүзләре кабул итүе аларны узган гомерләренә уйларында йомгак ясарга, яланаяклы балачакларына кайтып килергә, вакыт дәрьясе дә җуйдыра алмаган хатирәләрен яңартырга мәҗбүр итә.

"Балачак һәм егетчак бер мизгелдәй узып китте. Бусагада - картлык", - дип яза безгә Ырынбур өлкәсеннән Нил Алукаев-Фәхриев. - Минем әнием, Нәсыйха Низам кызы Фәхриева, Бәйрәкә авылында туып үскән. 1935 елда Казан медицина техникумын тәмамлаганнан соң, ул хастаханәдә акушерка булып эшли. Кияүгә чыкканнан соң, үзен сигез бала тәрбияләүгә багышлый, аларның дүртесе - үзенеке, дүртесе - иренеке. Минем әтием, Лотфи Гайнетдин улы Алукаев, 1917 елдан 1960 елга кадәр мөгаллимлек итте - авыл укытучысы булды, татар мәктәбе директоры вазифасын башкарды. 1921 елдан 1927 елга кадәр Самар губернасы Бузулук өязендә халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшләде. Беренче хатыны вафат булганнан соң, кайгысы һәм дүрт улы белән ялгыз кала. Ничектер дустына язган хатында үзенең бәхетсезлеге белән уртаклашып, ул көтмәгәндә иптәшеннән чакыру тәкъдиме ала. Язмыш биредә минем әти-әниемне кавыштыра да инде. 1939 елдан 1943 елга кадәр әти Каразирек җидееллык мәктәбендә химия һәм биология укыта, шунда ук директор вазифасын да алып бара. Биредә минем абыем - булачак хирург Илдар туган. 1943 елдан 1946 елга кадәр минем әти Урыссудагы җиделлык мәктәптә эшләгән. Биредә исә мин - булачак икътисадчы якты дөньяга аваз салганмын. Соңыннан без Оренбург өлкәсенә - Новосергеевский районының Иске Белогорка авылына күчендек. Аның бер ягында - руслар, икенче ягында татарлар яши иде. Тату, бер гаилә кебек гомер иттек. Шулай да башта мин яңа урынга күнегә алмыйча җәфаландым - елый һәм яңадан Ютазыга кайтуыбызныүтенә идем. Шунлыктан җирле малайлар мине "Ютазы" дип үртиләр иде. Шушы көнгә кадәр табигатьнең көче, аның куәте чагылган язгы ташу мизгелләрен күзәтү өчен өлкәннәр белән Ык елгасының биек ярына килеп басуым исемнән чыкмый".

Яңа уку елы башланды. Башка чор, укытучыларга, аларның тәрбияләнүчеләренә башка таләпләр... Ул катлаулы ерак елларда педагог һәм медицина хезмәткәре булып эшләгән әти-әнисе турында зур ихтирам белән бәян иткән автор ютазылылар аларның исемнәрен хәтерләренә төшерер, дип өме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев