Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Яңа Каразирек авылында яшәүче талантлы Клара Гарифуллинада кунакта

Һәрбер авылның абруйлы, үрнәкле гаиләләре бар. Тырыш хезмәтләре белән үрнәк, шатлыкларны уртак итеп, Яңа Каразирек авылында яшәүче музыкаль гаилә- Гарифуллиннар.

Ә минем Гарифуллина Клара Сабир кызына тукталып үтәсем килә. Клара апа үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Клара апаны күршеләре, балалары зурлап, хөрмәтләп тәбрикләделәр. Без, соц.работник Исламова Илмира, клуб мөдире Гафиятоап Зөлфия , кунакка килгәндә Клара апа гармунда татар халык көйләрен уйнап утыра иде.


-Клара апа , сер булмаса әйтегез әле, сезгә ничә яшь?,- дип сораган сорауга.
-Мин, әле күңелем белән бик яшь,кырык биштә генә әле,- дип шаяртып көлеп куйды.
Әйе, җиңел булмаган тормыш юлында, күңел юанычын ул җырда һәм музыкада таба. Кулындагы гармунны бүгенге көндә дә кулыннан төшерми. Клара апаның хәтирәләре буенча, сугыш чоры бик авыр була.


-Ул чорда һәр кемгә авыр иде, аеруча әтисез үскән балаларга,-дип искә ала. Әтисе фронтка киткәч, әнисе дүрт бала белән кала. Алар апаларында торалар, аның исә гармуны була. Шаян, шук кызчык шул гармунга кызыга, ләкин аңа ул гармунны бирмиләр. Аның гармунда уйнарга өйрәнү хыялы бала чактан ук була. Бу хыял әтисе кырык бишенче елда сугыштан кайткач һәм гаиләдә тагын бер бала тугач тормышка аша. Клара апа мәктәптә укыганда мәктәп концертларында,спектакльләрдә актив катнашкан. Ул авыл клубы сәхнәләрендә "Галиябану" ролен бик оста уйнаган. Вакытында үзлегеннән хромкада һәм тальян гармунда уйнарга өйрәнгән.Клара апа Республика,Район фестивалендә катнашып призлы урыннар яаулаган.
Һәр елны Ютазы районында үткән "Балкыш" фестивалендә катнашкан. Ул "Балкыш" фестивале үзеэшчән башкаручыларның сайлап алу турыннан үтеп Казанда "Түгәрәк уен" татар фольклор фестивалендә катнашып беренче урынны алып кайта. Екатеринбурргтагы фестивальдә исә борынгы татар халык җырларын башкарган.Клара Сабир кызы Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәгәрендә узган "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә икенче урынны алып кайткан.


Клара апа бүгенгесе көндә дә актив кеше .Ул концертларда актив катнаша, кешеләргә үзенең акыллы киңәшләрен бирә, тормышчан шаян,акыллы кеше. Без аның белән горурланабыз, аңардан үрнәк алып яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев