Яссытугай авылында яшәүче Шафигуллиннар гаиләсендә күркәм бәйрәм
Яссытугай авылында гомер кичерүче Шафигуллиннар йортыннан бу көннәрдә кунаклар өзелми. Сәбәбе дә бик күңелле - якты һәм нурлы йортта дус һәм тату яшәүче гаилә хуҗабикәсе Галия Габидулла кызына 75 яшь тулды.
Моннан 49 ел элек диярлек Яссытугай авылына килен булып төшеп, бик күп еллар "колхоз рәисе хатыны" булып яшәгән Галия ханым тормышында, мөгаен, шатлыгы да, сагышы да аз булмагандыр. Әмма ул хәләл җефете Әдибнең саф һавасы, балаларының якты кояшы булып кала белергә үзендә көч таба. Алар өчен ышанычлы тылга әверелә. Шуңа күрә рәхмәтле балалары газиз әнкәләренең гомер бәйрәмен матур истәлекләре белән күңелдә озакка калырлык итеп оештыра да. Галия Габидулла кызы бу көннәрдә балалары һәм оныкларының чәчәк бәйләмнәрен генә кабул итеп калмады. Аны күркәм юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Димтамак башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин да тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев