Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Шугалакта очрашу

Каникулларның соңгы көннәрендә "Энергия" стадионында мәктәп укучылары өчен "Шугалакта очрашырбыз" спорт-күңел ачу чарасы узды.

Үзәккә үтә торган җилгә карамастан, шугалакта малай һәм кызлар күп булды. Балаларны "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы директоры Ф. Шакирова сәламләде. Ул аларга вакытларын файдалы уздыруларын теләде. Тимераяклардагы күңелле спорт уен һәм бәйгеләре барысын да кызыксындырды, энергия өстәде. Катнашучыларның бөтенесе дә баллы бүләкләр алды, шуннан соң импровизацияләнгән мәйданчыкта гадәти булмаган хоккей уены үтте. Ә традициягә әверелгән очрашу ахырында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече А. Роготнева балаларны шугалакта ешрак очрашырга чакырды. «Күбрәк хәрәкәтләнегез, спорт белән шөгыльләнегез һәм безнең районда моның өчен бөтен шартлар да тудырылган булуга сөенегез", - дип сүзен тәмамлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X