ЗАГС бүлегенең тантаналар залында 14 яшькә җиткән өлкән сыйныф укучыларына паспорт тапшыруга багышланган чара узды.
Русия Федерациясе гражданының төп документын тапшыру тантанасы шуның белән дә бик әһәмиятле, ул Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан һәм Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Бу көн үсмерләр хәтерендә хокуклар һәм гражданлык җаваплылыгы белән тулы зур тормышка рәсми рәвештә басу мизгеле буларак озак сакланачак әле. Гадәттәгечә чара Бөек илебезнең бер өлеше булган өчен зур горурлык хисе белән сугарылды. Бүген Ватаныбыз җитди сынау алдында тора, ир-егетләребез, кулына корал тотып, аның мәнфәгатьләрен якларга мәҗбүр. Әмма район Мәдәният йорты солисты башкарган җырдагыча: «Так было в России с далеких времен: чем выше давление, тем крепче бетон».
Чарада катнашучыларга изге теләкләрен тантанага килгән дәрәҗәле кунаклар җиткерде. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин паспорт алуның гади очраклылык кына түгеллеген, бөек илебезнең хокук кырында эзмә-эзлекле тормыш башланган җитди чор булуын ассызыклады. Ул яшьләргә Россиянең лаеклы гражданнары булуын, кече ватаннарын яратуын, белемгә омтылуларын, киләчәктә уңышлары белән район һәм республика данын ныгытуларын теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина үз мөрәҗәгатендә гомумроссия бәйрәмнәре кысаларында бу вакыйганың мөһимлеген билгеләде.
- Сез Татарстан Конституциясе көне алдыннан үзегезнең беренче документыгызны аласыз, бу сезнең бөек илебез һәм газиз республикабызның күпмилләтле халкы исәбенә керүегезне ассызыклый. Сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт Ватаныбыз өчен горурлык яшәсен, игелекле һәм иҗади эшләргә омтылышыгыз сезнең тормыш мәгънәсенә әверелсен. Сез – Ютазы районының киләчәге, шуны онытмагыз, - диде ул.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару чараны тагын да тантаналырак итте. Аларның мәгърур авазлары залда утыручыларны торып басарга мәҗбүр итте, барчасы да дәүләт билгеләрен хөрмәтләвен раслады. Бу чара күпмедер дәрәҗәдә үсеп килүче яшь буынга ватанпәрвәрлек, гражданлык теләктәшлеге, туган җиргә хөрмәт хисе тәрбияләүче мөһим вакыйгага әверелде. Әйткәндәй, яшь гражданнар паспорт белән беррәттән аның тышлыгына да ия булды. Исегезгә төшерәбез, “Беренчеләр хәрәкәте” символикасы белән тышлык тапшыру тантанасы “Без – Русия гражданнары!” проектын тормышка ашыру кысаларында уза.<><><><>
Нет комментариев