Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Язылу

Хәмидуллиннар гаиләсе – район гәзитен берничә буын укучылар

Бәйрәкә авылыннан Галия һәм Али Хәмидуллиннар «Ютазы таңы»н совет заманыннан ук яздыралар һәм барлык авылдашларына да язылырга киңәш итәләр.

Әлеге вакытта гәзиткә язылу чоры бара, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, район гәзитеннән башка Ютазы районы тормышын күз алдына да китереп булмый. Ә район гәзитенә тугрылыкның чын үрнәге булып Бәйрәкә авылындагы Хәмидуллиннар гаиләсе тора. Галия апа һәм Али абый – лаеклы ялда, гомерләрен туган җиргә багышлаганнар, һәм укуга мәхәббәтне әти-әниләреннән мирас итеп алганнар.
Ютазы районы Баулы районы составында булган чорлардан ук, ә гәзит "Хезмәт даны" дип аталган вакыттан ук, алар гәзитнең килгәнен зур түземсезлек көткәннәр. "Һәр мәкаләне, һәр битне башыннан ахырынача укыйбыз!" – ди бәйрәкәлеләр. Аеруча авылдашлары турындагы мәкаләләрне зур кызыксыну белән укыйлар икән. Ә почтальоннары Зилә Абдуллина – бик тырыш хезмәткәр икән, сәгать кебек эшли, һәрвакыт гәзитләрне һәм пенсияне вакытында китерә, диләр аның турында.
- Район гәзитен чиратлашып укыйбыз. Гаиләдә беребез район яңалыкларына чумганда, икенчебез "Ватаным Татарстан" республика гәзитен укый. Без 2026 елга гәзитләргә язылдык инде, – диләр Хәмидуллиннар. Алар авылдашларына да язылырга киңәш итә. Чөнки районның барлык яңалыкларын бары тик район гәзитеннән укырга мөмкин.<>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев