2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 30 210 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды
2026 елның башыннан башлап, Татарстан Республикасы территориясендә 30 210 медицина хезмәткәре махсус социаль түләүләр алган.
Ай саен Социаль фондның ТР буенча бүлеге бу максатларга 382 млн. сумнан артык акча юнәлтә. Әлеге социаль ярдәм чараларыннан озак еллар эшләүче тәҗрибәле белгечләр дә, шулай ук соңгы арада ачылган вакансияләргә эшкә урнашкан яшь табиблар һәм шәфкать туташлары да файдалана. Нәкъ менә әлеге хезмәткәрләр пациентларның төп агымын кабул итә һәм еш кына югары стресслы шартларда эшли.
Түләү күләме медицина учреждениесенең профиленә һәм хезмәткәрнең вазифасына бәйле рәвештә, 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр үзгәреп тора. Бу түләүләрне бердәй рәвештә тәҗрибәле белгечләр дә, яңа гына эшкә урнашкан хезмәткәрләр дә ала.
Медицина оешмалары хезмәткәрләр реестрларын ай саен, айның 10нчы эш көненнән дә соңга калмыйча, Социаль фондның территориаль органына тапшыралар. Реестрда түләнә торган хезмәткәрләр турындагы шәхси мәгълүматлар, аларга тиешле түләү суммасы, шулай ук исәп-хисап өчен нигез булып торган эшчәнлук күрсәткечләре күрсәтелә.
Социаль фонд бүлеге махсус социаль түләүләрне медицина оешмаларыннан реестрлар кергән айның соңгы көненнән дә соңга калмыйча күчерә. Аннан соң "Дәүләт хезмәтләре" порталында акча күчерү турында хәбәрнамә пәйда була. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге түләүләр тулы булмаган эш көне режимында эшләүчеләргә дә каралган.
"Без поликлиникаларның һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең эш шартларын яхшы беләбез. Әлеге төр түләү, иң катлаулы тармакларда эшләүче табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итү максатыннан булдырылды. Мондый катлаулы участокларда эшләү кеше гомере өчен зур җаваплылыкны үз эченә ала. Бу түләүләргә салым салынмый һәм алар чираттагы ял өчен расланган хезмәт хакына кертелми", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда (MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм) табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев