Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2026 елда Татарстан урман хуҗалыгына 12 берәмлек яңа техника киләчәк

2026 елда Татарстан урман хуҗалыгына «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарына каршы көрәш һәм урман культуралары үстерү өчен 12 берәмлек яңа техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла.

Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.

Яңа техникалар исемлегенә УАЗ-390945 базасында урман патрульләү өчен 4 кече комплекс, 4 «Беларус» МУЛ-82.1 универсаль урман тракторы һәм 4 ПКЛ-70 урман сабаны керә. Бу максатларга федераль бюджеттан 26,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Урман патрульләү өчен кече комплекслар урманнарны күзәтү, янгынга каршы кирәкле җиһазларны йөртү, шулай ук янгын чыккан урыннарны сүндерү өчен кулланылачак. „Беларус“ тракторлары исә урман культуралары утырту өчен туфрак әзерләү, урман культураларына агротехник яктан ярдәм итү һәм башка урман хуҗалыгы эшләрендә бик кирәкле ярдәмче булачак», — дип аңлатты Нияз Имамиев.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика территориясенең чиреген диярлек урманнар алып тора. Ел саен монда 4,5-5 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Шуның нәтиҗәсендә урман культураларының үсеп җитү дәрәҗәсе тотрыклы рәвештә 85 проценттан артып китә. Соңгы өч елда алып барылган көчлерәк контроль чаралары аркасында урман кануннарын бозу очраклары 15 процентка, ә законсыз агач кисүләр саны 27 процентка кимегән.

https://tatar-inform.tatar/news/yazucylar-berlegenda-baskort-sagyirase-zolfiya-xannanovanyn-yana-kitaby-takdim-itelde-5921310

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев