Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әле 30 март кына, ә тышта 14 градус җылылык

Татарстанда яңа эш атнасының беренче көне - март ахыры өчен гадәттән тыш җылы булачак - һава 14 градуска кадәр җылыначак

Әйе, 30 мартта Татарстанда һава янә 14 градуска кадәр җылыначак.  Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

30 мартта республикада алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -1 дән +4 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда  температура – 5 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез термометр баганалары +14 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

Татарстанда юлларның кайбер  участокларында төнлә һәм иртән бозлавык булуы ихтимал, сак булыгыз!

https://dzen.ru/a/ackb7IlxU3miLjPP?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев