Мәктәп хәбәрчеләрен «Алтын каләм» фестивалендә катнашырга чакыралар
Республика күләмендә үткәрелә торган «Ялкын» патриотик мәктәп медиалары фестиваленең җиңүчеләре «Алтын каләм» — «Золотое перо» фестиваленең финалына чакырылачак.
Бу мөһим адым мәктәп медиаларының үсешенә һәм яшьләр арасында патриотик тәрбия бирүгә этәргеч булачак. Әлеге карар, 2026 елда «Алтын каләм» фестиваленең 30 еллыгын билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, кабул ителде.
Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе:
-Мәктәп журналистикасын яклау һәм алга таба үстерү безнең өчен зур әһәмияткә ия. „Ялкын“ фестивале кебек чаралар яшьләргә үз иҗади сәләтләрен ачарга, җәмгыятьтә үз урыннарын аңларга, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Иң мөһиме — без яшьләрнең энергиясен һәм омтылышын сыйфатлы, позитив рухлы патриотик медиаматериаллар тудыруга юнәлтәбез. „Алтын каләм“ фестиваленең финалында катнашу — җиңүчеләрнең талантларын һәм тырышлыкларын күрсәтү өчен мөмкинлек. Шулай итеп, без Татарстан журналистикасы өчен яшь кадрлар әзерләү системасын булдырабыз».
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2026 елның март ахырына кадәр кабул ителә. Бәйгегә Татарстан мәктәпләренең газета, журнал, радио һәм телевидение студияләре, SMM-проектлары һәм башка төр медиа-командалары чакырыла. Жюри финалга үтәчәк иң яхшы командаларны сайлап алачак.
Азат Кадыров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры:
-Дәүләтнең социаль сәясәтендә яшьләр инициативаларын хуплау — өстенлекле юнәлешебез. Мәктәп укучыларын сыйфатлы эчтәлек тудыруга һәм „Ялкын“ фестивале кебек мөһим проектларда катнашуга дәртләндерүнең никадәр көчле булуын аңлыйбыз. Бу фестиваль яшь журналистларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү белән беррәттән, үсеп килүче буын арасында патриотик кыйммәтләрне ныгытуга да ярдәм итә. „Алтын каләм“ фестиваленең финалына чыгу мөмкинлеге — талантлы яшьләр өчен киң медиакиңлеккә юл ачучы зур адым. Инанабыз ки, бу яшь журналистлар алга таба да безне иҗади казанышлары белән шатландырачак».
Фестивальнең финалы апрель аенда офлайн форматта узачак. «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы» дигән ике төп номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Фестивальнең абсолют җиңүчесенә «Иң яхшы мәктәп ММЧ» исемендәге Гран-при тапшырылачак. Шулай ук, җиңүчеләр «Тур для СВОих» Россия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәткә лаек булачак.
Гариза бирү өчен түбәндәге сылтамага күчегез:
https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd/
MAХ каналы:
https://max.ru/join/8PbSz4KlFRhRTWDPROYczz0B_yi1ro-IvN8IvzH-ANc
Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТАТМЕДИА» Акционерлык Җәмгыяте, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе" Акционерлык Җәмгыяте, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасы «Первый Патриот» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәте балалар һәм яшьләр Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге оештыра.
Элемтә өчен:
Энҗе Габдуллина — «Ялкын» журналының баш мөхәррире, 89003203487
E-mail: yalkin@bk.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев