Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Яшел Үзән» махсус икътисадый зонада проектларны гамәлгә ашыру

Зәй районында 2025 елда РФ Хөкүмәте ярдәмендә биотехнологияләр буенча махсуслашкан «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасы булдырылды.

Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясендә хәбәр итүләренчә, дүрт резидент компания үз проектларын аның территориясендә гамәлгә ашыра башлаган инде. Әлеге проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 7 миллиард сумнан артып китәчәк. Узган елда республиканың махсус икътисадый зоналарына барлыгы 22 яңа резидент җәлеп ителгән. Инвестицияләр суммасы 365 миллиард сумнан артып китте, ә булдырылган эш урыннары саны — 12,5 мең. Моннан тыш, министрлыкта ассызыклаганча, резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына якынча 7 сум шәхси кертем туры килә.

https://dzen.ru/a/aYrxE7QyR0fE8wog?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев