Яз килергә чыккан икән, кинәт җылытачак ди!
Якын тәүлек эчендә Татарстанда +6 градуска кадәр җылытачак
12 мартта Татарстанда явым-төшемнәр көтелми.Җил көньяк-көнбатыштан җил, тизлеге 6-11 м/с, урыны белән 13 м/с кадәр исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык.
Гидрометүзәк фаразлары буенча, республикада шимбә көнне төнлә һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез +1…+6 градуска кадәр җылытачак.
Казанда алдагы төнгә термометр баганалары -1…-3 градус күрсәтәчәк. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы +2…+4 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев