Иртәгә, 3 апрельдә, Татарстанда нинди һава торышы булачак?
Республикабызда тотрыксыз һәм яңгырлы һава торышы саклана
Якын көннәрдә Татарстанда циклоннар тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеорология үзәге шундый фаразлар бирде
Иртәгә, 3 апрельдә,төнлә урыны белән томан төшәчәк һәм бераз яңгыр явачак. Көндез кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +2 дән +7 градуска кадәр һәм көндез +10 нан +15 градуска кадәр, ә кайбер урыннарда +19 градуска кадәр җылы булачак.
Шимбәгә каршы төндә, 4 апрельдә, бераз яңгырлар явып китәчәк. Әмма көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнлә һәм иртән урыны белән тагын томан төшәчәк. Төнлә температура +1...+6 градус, көндез +10..+15 градус җылы була.
Якшәмбегә каршы төндә, 5 апрельдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, урыны белән томан булуы ихтимал. Әмма көндез Татарстан чираттагы циклонның алгы өлеше хакимиятендә булачак. Күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Төнлә 0...+3 градуска кадәр суыта, көндез +10...+15 градуска кадәр җылыта.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, 6 һәм 7 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак, вакыт-вакыт яңгыр явачак. Көндез +8...+13 градус җылылык көтелә.
Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/tatarstanda-ciklonnar-taesirenda-totryksyz-ham-yangyrly-hava-torysy-saklana-5921596
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев