Композитор- якташыбыз София Гобәйдулинаның шәхси әйберләре Германиядән Татарстанга тапшырылган
Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың Русия Федерациясендәге Даими вәкиле Равил Әхмәтшин РФның Чит ил эшләре министрлыгында композитор София Гобәйдулинаның шәхси әйберләрен кабул итеп алды.
Бу турыда Республиканың Даими вәкәлелеге пресс-хезмәте хәбәр итә.
София Гобәйдулина 2025 елның 13 мартында 93 яшендә Германиядә, Гамбург тирәсендәге бистәдә вафат булган иде, соңгы елларда ул шунда яшәгән һәм эшләгән. Якташыбыз заманча академик сәнгатьтә күренекле шәхесләрнең берсе булып саналды.
Русиянең Чит ил эшләре министрлыгының Күптармаклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Елена Галактионова белдергәнчә, Германиядәге Русия илчелеге композиторның шәхси әйберләрен, аның туган һәм бөтен гомере дәвамында бәйләнешне саклап калган Татарстанга тапшыру өчен кабул иткән. Аның сүзләре буенча, министрлык бу әйберләрнең республикабызда лаеклы урын табачагына шат һәм бу эштә катнашуны хөрмәт дип саный.
Шул ук Галактионова София Гобәйдулинаның шәхси әйберләрен Равил Әхмәтшинга тапшырган.
https://dzen.ru/a/aZ2tyouKNzrA-piO?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Фото: пресс-служба Полпредства РТ в РФ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев