Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Күшеләр идек, парлы да булдык…»

Кызык кына бу дөнья. Кем уйлаган, шактый еллар якын күршеләр булып яшәгән Рафия һәм Фәнүрне язмыш юллары туп-туры никахлашуга алып килер, дип…

Хәзерге заманда бер тапкыр өйләнешеп, гомер буе кулга-кул тотынышып тормыш сукмагыннан атлаучылар хыялый, чынга ашмаслык күренеш сыманрак кабул ителә. Шуңа да карамастан, без районда бала чактан таныш булып, бар яшәеш киртәләрен, авырлыкларын бергәләшеп узган парларны табарга ниятләдек. Шулай ук ныклы-төпле гаилә серләре белән уртаклашуларын да үтендек.

Кайбер гаиләләр инде 40 елдан артык бергә яши, хәтта ки 50 һәм аннан да күбрәк ел гомер кичерүчеләр дә бар. Һичнинди кыенлык-сынауларга, байтак еллар узуга карамый, әлеге якташларыбыз бер-берсенә гаҗәеп җылы, эчкерсез сөю хисләрен саклый алган. Баксаң, гаиләне һәм озайлы мөнәсәбәтләрне саклау өчен бары тик берничә кагыйдане истә тоту мотлак икән. Нәкъ шул хакта Акбаш авылында 40 елга якын бергә гомер итүче ирле-хатынлы Әхмәтҗановлардан белдек тә инде.

-Безнең чорда аерылышу галәмәте бик сирәк нәрсә иде бит ул, — ди Рафия ханым. — Кияүгә чыкканчы ук үз вазифаларымны яхшы аңлый, белә идем. Өйдә чиста, ашарга вакытында, барсына да җитәрлек итеп әзерләнгән булсын. Гаилә зур, әти-әни белән бергә торабыз. Ничек тә тәмлерәк пешерергә, камыр ашларын әзерләргә тырыша идем, ирем эштән ашыгып өйгә кайтырлык булсын… Өйдә җыйнак, рәхәт, тыныч булырга тиеш, хатын-кызга гаилә учагын уяу сакларга кирәк, монысы иң мөһиме. Ирен яраткан хатын сөеклесенең ни уйлаганын алдан ук, ярты сүздән үк аңларга тиеш.

… Акбаш авылы Тукай урамында дус-тату ике күрше гаилә яши. Фәнүр Касыйм улы һәм Рафия Мөдәрис кызы — якын күршеләр. Фәнүр 36нчы, ә Рафия аңа каршы гына 39нчы йорттан. Балачактан бу икәү бергәләп вакыт уздыра, һич борчусыз, шатлык-куаныч тулы көннәргә кинәнә. Кышын бергәләп окоплар казый, крепостьлар төзи. Язын корабларны суга җибәрә, хикмәти маҗаралар турында хыяллана. Җәйләрен ишегаллары чын-чынлап уен-көлке галәменә әйләнә. Төп геройлар, әлбәттә, Фәнүр-Рафия, аларның дус-ишләре…

Барысы да егет армия сафларынан кайткач үзгәрә. Рафияга кинәттән караш ташлауга, ике яшь йөрәктә сөю уты кабына. Мәхәббәт хисе күршеләрне кавыштыра, парлы тормышлары искиткеч матур, шатлык-сөенечкә бай була ир-хатынның. Бер-берен аңлап, уртак тел табып яшиләр. Гаилә башлыгы машина йөртүче, хәләл җефете почтада, аннары мәктәптә җыештыручы булып эшли. Соклангыч пар ике ул тәрбияләп үстерә, дүрт оныклары бар. Кадерлеләре һәр туган көнне игътибар-назга, хәстәрлеккә күмә. Бәхет-шатлык бу йортта гомерлек кунак. Оныклар изге тойгыларны көчәйтә генә. Алар — әби-бабайлары дәвамы, саф мәхәббәтнең җанлы гәүдәләнеше.

Тату гаилә иминлеге сагында Фәнүрнең әти-әнисе дә була. 96 яшьлек Мәгъдәнис апа өчен якыннарының кадер-хөрмәте -шатлык, ләззәт чыганагы. Зур гаиләнең үз хуҗалыгы, һәр сыер, кош-корт, чәчәк түтәленә дигәндәй игътибар-хәстәрлек күрсәтү зарур.

Фәнүр һәм Рафия Әхмәтҗановларның күркәм гаиләсе — мәрхәмәтлек, игелек, үзара ярдәм мисалы ул. Гүзәл пар янә шуны исбатлый-чын сөю һәм дуслык теләсә нинди вакыт һәм киңлек киртәләрен җиңеп чыгарга сәләтле. Алар тарихы- күршеләр тарихы гына түгел, ә бәлки наз тулы йөрәкләрнең җаннарны берләштерү тарихы. Безнең өчен якташларыбыз мисалы чын мәгънәсендә якты маяк, хак тормыш юнәлеше булып тора. Иминлек-саулык телибез аларга!

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев