Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Математик сәләткә ия Бану

Ютазы авылында яшәүче Миңнебану Фәттахова 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Күркәм гадәт буенча, тантана сәбәпчесен котларга район җитәкчелеге вәкиле дә килгән иде. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов Миңнебану Шәмсетдин кызына изге теләкләрен җиткезде һәм чәчәк гөлләмәсе, истәлекле бүләк, шулай ук үз төбәге үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен «Ютазы районына 30 ел» медален тапшырды. Сизелеп-күренеп тора, мәкаләбез каһарманы тормышка карата уңай мөнәсәбәттә, һаман булса шаянлыгын-җорлыгын югалтмаган әле. Туганының кызлары да бертавыштан җөпли: "Апабыз һичкайчан, бернигә дә зарланмый — аның өчен барысы да һәрвакыт яхшы«,- диләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Минңебану Шәмсетдин кызы үз гаиләсен коралмаган, әмма ләкин беркайчан да ялгызы булмаган. Туганнары ирек бирми моңа. Әйткәндәй, бүген Бану апа яшәгән йорт барлык туганнарын берләштерүче бер җылы учак булып тора. Аңлашыла да, кайчандыр биредә апалары юбилеена җыйналган туган тиешлеләрнең әби-бабасы гомер кичергән бит! Гаилә альбомында әле дә фотолар кадерләп саклана. Фотоальбом үзе үк чын мәгънәсендә хәзинә ич ул. Вакыт узу белән саргая төшкән битләрне ачканда, үзең дә сизмәстән уйга каласың: без, бүгенге замандашлар, фотолардагы йөзләргә карамыйбыз, ә бәлки алар безгә үткәннән багалар кебек. Алар нәрсәдер әйтергә, нидер турында кисәтергә телиләр сыман.

— Әтием Шәмсетдин,-дип искә ала инде үзе дә олы яшьтәге Бану ханым, — кайчак тәрәзә кырына утыра да, үтеп-узып баручы авылдашлар белән әңгәмә кора башлый иде. Әлбәттә, бер чынаяк чәй эчәргә дә чакырмый калмый. Бәхеткә, самавыр һәрвакыт кайнап тора, шикәр өстәлдә, икмәксез яшәмәдек, шөкер. Йортыбыз һичкайчан бала-чагасыз тормас иде. Хәтердә, идәнгә сузылып йокларга ятабыз, барысына да урын җитә. Әнием беркайчан да оныкларына, аеруча чит балаларга, тавыш күтәрмәде. Инде әти-әнием авырып киткәч, аларны үзем карадым, иң якын ярдәмчеләре булдым...

Мәкаләбез каһарманы гомере буе Ютазыда яши. Шунда ук унынчы сыйныфны тәмамлый. Яхшы укый. Математика бигрәк тә җиңел бирелә аңа. Институтка керергә дә теләге була хәтта, тик урыс телен белмәү генә комачаулый... Хезмәт юлы исә Ютазы азык-төлек комбинатында кассир сыйфатында башлана, арытаба Нефть базасында эшли. Соңыннан райтопсбытта баш бухгалтер була, хаклы ялга да шуннан китә. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Үз вакытында Бану Фәттахова Мәскәүгә, шулай ук Терпуховка да белем дәрәҗәсен күтәрү курсларына бара. Урта Азиядәге туганнарында ял итә. Әмма туган авылы аның өчен гомер бакый иң яхшы, иң кадерле җир булып кала, чөнки бит Туган якны «сайламыйлар, анда яшиләр һәм бакыйлыкка да шуннан күчәләр». Миңнебану Шәмсетдин кызы чын-чынлап дөнья белән дә, үзе белән дә тулысынча ярашып, килешеп яши. Хәерле гомерләр, имин көннәр насыйп булсын хөрмәтле якташыбызга!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев