Путин Казанның кайсы түрәләренә рәхмәт белдергән?
Русия Президенты Владимир Путин Казанның ике түрәсенә рәхмәт белдергән. Дәүләт башлыгының бу хактагы боерыгы хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.
Казанның туклану һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина «иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы» өчен билгеләп үтелгән.
Шушы ук тармактагы казанышлары өчен Казан шәһәр Думасы аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Владимир Казанцевка да рәхмәт белдерелгән.
Тулырак: https://www. tatar-inform. ru/news/putin-obyavil-blagodarnost-dvum-kazanskim-cinovnikam-6022668
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев