Русияле Валентина Алексеева Казанда «Мисс БРИКС» исеменә лаек булды
«Казан Экспо» мәйданчыгында «Miss BRICS 2026» беренче халыкара матурлык конкурсы тәмамланды. «Мисс» номинациясендә төп титулга 19 яшьлек Русияле Валентина Алексеева лаек булды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Miss BRICS / Mrs BRICS / Little Miss BRICS 2026» тарихында беренче конкурс узды. Җиңүче – медицина университеты студенткасы, «Мисс Вселенная Русия» конкурсының финалисты һәм «Мисс Вселенная»ның топ-12 катнашучысы. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Алексеева матурлыкны, зирәклекне һәм максатчанлыкны үзендә туплаган. Кызның үзе әйтүенчә, хисләр ташып тора, һәм конкурс тарихын ачу аның өчен зур мәртәбә.
«Миссис БРИКС» номинациясендә Көньяк Африка Республикасы вәкиле Миллисент Мпхолоди Тлоу – актриса, фотомодель һәм телетапшырулар алып баручысы җиңде. «Кечкенә Мисс БРИКС» титулын Кытайдан Думалаог Саффира Кара Гилле яулады.
Конкурста барлыгы 17 илдән 49 катнашучы көч сынашкан. Жюрида Ольга Бузова, Филипп Киркоров, Ольга Серябкина, Елена Крыгина һәм башкалар булган. Финалда Дима Билан, Клава Кока һәм Серябкина чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, конкурс 2 мартта старт алды һәм чыганаклар хәбәр итүенчә, чара бюджеты йөзләгән миллион сумга җитәргә мөмкин. Проект БРИКС илләре арасында гуманитар элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
https://kazan.aif.ru/society/rossiyanka-valentina-alekseeva-stala-miss-briks-v-kazani
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев