Татарстан авылларында 73 яңа база станцияләре куелачак
Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча эшне дәвам итә.
2026 елда «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында республикада 73 яңа база станциясе урнаштырылачак. Бу хакта министрлыктан хәбәр ителде.
«2021 елда „Цифрлы тигезсезлекне бетерү“ проектын башлаганда, бездә җитештерелгән база станцияләре юк иде. Ә 2025 елга җиһазларның күпчелеге Россиядә эшләнгән. Авылларга куелган станцияләр нәкъ шундый булды. Аларны халык Дәүләт хезмәтләре порталында үзләре сайлады — бу вакытта 33 мең кеше югары тизлекле 4G интернетына тоташты. Быел, 2026 елда да, без ил күләмендә җитештерелгән җиһазларны куллануны дәвам итәбез. Вышкалар төзелеше буенча Татарстан Россиядә лидерларның берсе,» — дип сөйләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Навчин.
100-500 кеше яшәгән ерак торак пунктлар федераль программа ярдәмендә сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интернетка ия булачак. Бу проект яшәү урынына карамастан, барлык гражданнарга да хезмәтләрдән тигез файдалану мөмкинлеге бирә. Авыл халкы якыннары белән элемтәдә була, онлайн укый ала, эшли һәм цифрлы хезмәтләрне куллана ала.
База станцияләре урнаштыру өчен торак пунктларны сайлау халыкның Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүе аша башлана. Бирелгән гаризаларны тикшергәннән соң, яңа станцияләр куелачак авыллар исемлеге формалаша.
2022 елдан бирле әлеге программа буенча Татарстанда кече авыллар һәм бистәләрдә 274 LTE база станциясе урнаштырылган. 2025 елда республиканың 2 районында 159 база станциясе төзелгән. Татарстанда 33 меңнән артык кеше югары тизлекле 4G интернетына тоташу мөмкинлеге алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев