Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан белем бирү кластерлары булдыруда алдынгы урынга күтәрелде

2026 ел башына илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проектының «Профессионалитет» федераль компонентында Россиянең 79 төбәге, 300дән артык белем бирү-җитештерү кластеры белән уңышлы эшли.

Бу юнәлештә Татарстан иң алдынгылар рәтендә. Республикада хәзергә 22 кластер булдырылган. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителде.

«Профессионалитет» программасы студентларга реаль завод шартларындагы кебек, заманча җиһазлар ярдәмендә белем алырга мөмкинлек бирә. «Бу, үз чиратында, укуны тәмамлаучыларга озак стажировкаларсыз ук, белгечләр белән бергә эшләүне дәвам итәргә һәм республика икътисадына беренче көннәрдән үк файда китерергә юл ача», – дип ассызыклады Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Проектны финанслауның гомуми күләме 2,9 миллиард сумнан арткан. Аның төп өлешен (1,9 миллиард сум) федераль бюджет бүлеп биргән, Татарстан бюджеты 547,8 миллион сум күләмендә өлеш керткән, ә эш бирүчеләр 491,05 миллион сум акча белән ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта кадрлар әзерләү 9 төп тармакны колачлый: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия сәнәгате, ягулык-энергетика комплексы, туризм, сәнгать, төзелеш һәм электротехник сәнәгать.

Татарстанның бу өлкәдә лидер булуы, беренче чиратта, аның алдынгы сәнәгать базасы белән бәйле. «КАМАЗ», «Татнефть», «Агросила», «Алабуга» кебек эре предприятиеләр кластерның актив партнерлары булып торалар, алар уку мәйданчыкларын җиһазландыру өчен үз финанс чараларын юнәлтәләр.

«Профессионалитет» кластерларын үстерү Татарстанда 2022 елда Алабуга политехник көллиятендә («Алабуга» махсус икътисади зонасы белән хезмәттәшлектә) «Машина төзелеше» юнәлеше буенча башланып киткән. 2027 елга төбәктә тагын 4 яңа белем бирү-җитештерү кластеры эшли башлаячак. Алар Лениногорск политехника көллиятен, Яшел Үзән суднолар төзү техникумын, Яшел Үзән механика көллиятен һәм Казан төзелеш көллиятен үз эченә алачак.

https://tatar-inform.tatar/news/gorki-amat-urmanynda-kazan-xalky-ocen-yaselca-usentelaren-usteru-ostaxanase-oestyryla-5926545

фото: скрин видео

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев