Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге халыкны клиентлар хезмәтенә кабул итүгә бәйле яңа алдау схемасы турында кисәтә

Соңгы вакытта республика халкына Социаль фонд исеменнән шалтыратулар ешайган.

Шалтыратучылар "шәхесне ачыклау" өчен кәрәзле телефон номерын сорыйлар, ә баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән яныйлар.

Мошенниклар, пенсионерларның шәһәр телефоннарына шалтыратып, аларныңиминият стажы җитмәгән кешеләр исемлегендә булуын әйтеп, клиент хезмәтенә язылырга тәкъдим итәләр. Алар сөйләшүнең язып барылуына һәм кабул итү талоны бирелмәвенә ышандыралар. Шәхси мәгълүматны бирүдән баш тартучыларны пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар.

Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша кәрәзле телефон номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС яки СМС кодларын сорамый. Пенсия һәм иминият стажы белән бәйле барлык мәсьәләләр бары тик клиентларның документлар белән турыдан-туры мөрәҗәгать итүләре буенча гына хәл ителә. Ашыгыч рәвештә ачыкланырга тиешле фамилияләре булган бернинди "исемлекләр" дә юк.

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге билгесез кешеләр белән аралашмаска, шәхси мәгълүматны бирмәскә һәм мошенниклар атаган номерларга шалтыратмаска киңәш итә. Шикле шалтыратулар очрагында, сөйләшүне тиз арада өзәргә һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Пенсиядән мәхрүм итү куркынычы яки шәхси мәгълүматны тапшыру таләбе белән килеп чыккан шалтыратулар – бары мошенниклык. Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга мондый таләпләр белән шалтыратмый. Республика халкы игътибарлы булырга һәм провокацияләргә бирелмәскә чакырыла", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен, гражданнар 8 800 100 0001 бердәм контакт-үзәк номерына шалтырата ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев