Татарстан Республикасы командалары «Сугыш роботлары лигасы» робототехника ярышларында барлык призлы урыннарны яулады.
ТР Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу казаныш "Мәгълүмат икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү" милли проекты бурычларына туры килә.
Ярышлар Ижевск шәһәрендә "Калашников-Технофест" фестивале кысаларында узды. Беренче урынны Destructor – sinus командасы алды, көмешне "Деревенские пацаны" коллективы яулады, ә бронзаны Destructor – dabl командасы алды.
Җиңүчеләр һәм өченче урын ияләре "Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк "ИТ-парк" ДАУны тәкъдим итәләр, ә "Деревенские пацаны" – Җәлил шәһәр тибындагы бистәсеннән шәхси энтузиастлар. Ярышта катнашкан барлык роботларның авырлыгы 1,5 кг-нан артмады.
Нет комментариев