Татарстан төзүчеләре картлык буенча пенсиягә иртәрәк чыга ала
Җәмгыять

Татарстан төзүчеләре картлык буенча пенсиягә иртәрәк чыга ала

Һәр елны августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көне быел 9 августка туры килде.

Бу һөнәр ияләре, үз эшендәге авыр һәм куркыныч шартларны исәпкә алып, картлык буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия.

Пенсияне иртәрәк билгеләү өчен төп шарт – төзелеш, реконструкция, техник җиһазлау, реставрация һәм ремонт эшләрендә тулы эш көне дәвамында даими шөгыльләнү, моны документлар белән расларга кирәк. Бу хокукны бирүче һөнәрләр һәм вазыйфалар исемлеге №2 исемлегендә каралган. Аңа прораблар, кран машинистлары, изоляцияләүчеләр, ташчылар, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләрен монтажлаучылар, төзелеш осталары һәм башкалар керә.

"Авыр хезмәт шартлары булган төзелеш эшләрендә кимендә 12 ел 6 ай эшләгән, гомуми иминият стажлары 25 елдан артык булган ир-атлар 55 яшендә, ә хатын-кызлар 10 ел махсус стаж, 20 ел иминият стажы булганда 50 яшендә пенсиягә чыга ала", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Төзелеш эше чорларын махсус стажга яздыру өчен, эш бирүче иминият взносларының өстәмә тарифын түләргә тиеш, ә эш урынында хезмәт шартларының зарарлы яки куркыныч булуы махсус бәяләү нәтиҗәләре белән расланырга тиеш.

Социаль фондның Татарстан бүлеге пенсия хокукларын алдан бәяләү буенча эш алып бара. Моның өчен лаеклы ялга чыгу датасына кадәр ике ел кала мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кирәк булса, белгечләр элеккеге эш урыннарына сораулар җибәрәләр.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда (MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм) табып була.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратырга мөмкин (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).


Нет комментариев