Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан урманнарны янгыннан яңа полосалар белән саклый

Татарстан урманнарын янгыннан саклау максатларында 2395,2 километр озынлыктагы яңа янгынга каршы полосалар булдырылган.

В лесах Татарстана обустроили почти 2,4 тыс. км новых противопожарных полос

Бу эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Урманнарны янгыннардан саклау – быелгы елда безнең төп бурычларыбызның берсе. Бу эшләр янгыннарны кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә һәм уңышлы көрәшү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән», – дип ассызыклады Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Зарипов.

Ул шулай ук урманнарда халык ялы өчен урыннарны төзекләндерү, мәгълүмати стендлар, аншлаглар һәм щитлар урнаштыру эшләре дәвам итүен билгеләп үтте. Бу чаралар халыкның экологик грамоталылыгын арттыруга да хезмәт итә.

Министрлык белгечләре хәбәр итүенчә, гамәлдә булган 4806,9 км полосаларны карау эшләре план буенча башкарылган.

Янгын куркынычсызлыгын арттыру максатыннан, 36 километр яңа юллар салынган һәм 149 километр иске юлларга реконструкция үткәрелгән. Бу эшләр планлаштырылган күләмнең тиеше белән 32 һәм 35 процентка үтәлгән. Бу максатчан эшләр ут белән саксыз эш итүдән килеп чыга торган янгыннар санын киметүгә ярдәм итәчәк. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-urmannaryn-23-km-ozynlyktagy-yangynga-karsy-polosalar-saklyi-5925872

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев