Татарстан халкын пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында куркынычсызлык чараларына өндиләр
Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы туган очракта, үз тормышыгызны һәм якыннарыгызны саклап калу өчен тиешле адымнарны ясау бик мөһим.
Әгәр сез бинада булсагыз:
Һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга, ягъни подвалга яки паркингка төшегез. Лифтны куллану тыела.
Якын-тирәдәге башка биналарга яки җир асты кичүләренә кереп, яхшылап яшеренү урыны эзләгез. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүмат бирде.
Әгәр сез фатирда булсагыз:
Тәрәзәләре булмаган яки азрак булган, нык терәк стеналар арасында урнашкан урынны сайлагыз. Гадәттә, бу – ванна бүлмәсе.
Идәнгә утырыгыз һәм тәрәзәләрдән читтәрәк торыгыз.
Пилотсыз очкыч калдыкларына игътибар:
Җимерелгән пилотсыз очкыч калдыкларын күрсәгез, аларга бернинди ысул белән дә кагылмагыз.
Һөҗүм турында хәбәр итү һәм мәгълүматны тарату:
Әгәр сез пилотсыз очкычны фотога яки видеога төшерә алсагыз, бу турыда "112" номерына шалтыратып хәбәр итегез һәм төшерелгән материалны полиция хезмәткәрләренә тапшырыгыз.
Фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә таратмагыз. Бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин.
Пилотсыз очкыч турында тикшерелмәгән яки ялган мәгълүматны интернетта таратмагыз. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәрттеләр.
Күздән яшеренү:
Әгәр күктә торган пилотсыз очкычны күрсәгез, турыдан-туры аның күзенә күренмәскә тырышыгыз. Тиешле яшеренү урынын табыгыз яки читкәрәк китегез.
Электрон җайланмаларны куллану:
Пилотсыз очкыч якынлыгында рация, мобиль телефоннар, GPS җайланмалары һәм башка электрон җиһазларны куллану катгый тыела. Алар дрон эшенә тәэсир итеп, көтелмәгән хәлләргә, хәтта шартлауга китерергә мөмкин. Пилотсыз очкычның сынаклары да зур куркыныч тудыра ала.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасын кулланыгыз:
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасын йөкләп алыгыз. Бу сезгә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы якынлашу һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында тиз арада хәбәрләрне алу мөмкинлеген бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев