Татарстанда 13 меңгә якын үзмәшгуль булачак пенсияләрен иминият кертемнәре аша формалаштыра
Татарстан Республикасында 13 меңгә якын үзмәшгуль кеше, иминият кертемнәрен түләп, үзләренең киләчәк пенсияләрен булдыра ала.
Бу мөмкинлекне исә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге бирә.
Ирекле кертемнәр – киләчәккә инвестиция
Үзмәшгульләр үзләрен ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кертә ала. Бу исә аларның иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын (ИПК) формалаштырырга мөмкинлек бирә. Бу күрсәткечләрне Социаль фонд бүлеге автоматик рәвештә һәр кешенең шәхси счетында исәпкә ала.
Кертем күләмен һәр катнашучы үзе сайлый. 2026 елда минималь еллык взнос 71 525 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 1,9 ИПК алу өчен җитә. Ә максималь взнос 572 204 сум. Андый күләмне түләгәндә, бер ел эчендә 8,72 ИПКга кадәр җыярга мөмкин булачак.
Кертемнәрне теләгән вакытта – ай саен да, ел ахырында берьюлы да түләргә мөмкин. Иң мөһиме – акча 31 декабрьгә кадәр фондның хисабына килеп җитсен.
"Үзмәшгульләр үзләренең булачак пенсияләре турында кайгырта ала. Ирекле иминиятләштерү аларга гадәти эшләүчеләр кебек үкиминият стажын һәм пенсия коэффициентларын тупларга мөмкинлек бирә. Без барлык кертемнәрне автоматик рәвештә счетларга исәпкә алабыз һәм гражданнарга оптималь вариантны сайларга ярдәм итәбез", - дип ассызыклады Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гариза бирү җайлы
Ирекле иминиятләштерүгә кушылу турында гаризаны "Мой налог" мобиль кушымтасы аша, "Дәүләт хезмәтләре" порталында яисә Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтләндерү үзәгендә тапшырырга мөмкин.
Пенсиягә чыгу шартлары
Иминият пенсиясен алу өчен, 2026 елда картлык буенча пенсия яшенә (ир-атлар өчен 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь) җитәргә, кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК җыярга кирәк. Бу шартлар үтәлмәсә, билгеләнгән пенсия яшеннән биш ел соңрак социаль пенсия билгеләнәчәк.
Өстәмә мәгълүмат
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда (MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм) табарга мөмкин.
Өстәмә сораулар яки консультация өчен, 8 800 100 0001 бердәм контакт-үзәк номерына шалтыратырга мөмкин (региональ линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев