Татарстанда 5477 пенсия 2026 елда автомат рәвештә билгеләнгән
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды, 5477 пенсияне картлык буенча автоматик рәвештә билгеләүне гамәлгә ашырган.
Бу җайлы һәм тиз система, пенсия алучыларны артык мәшәкатьләрдән азат итә.
Автоматлаштырылган пенсия билгеләү: нигезләре
Пенсия билгеләү өчен, Социаль фонд шәхси хисапта (ИЛС) тупланган мәгълүматларны куллана. Анда иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициентлары (ИПК) һәм башка кирәкле мәгълүматлар чагылыш таба. Республикада яшәүчеләргә бу очракта гариза бирү яки документлар җыю өчен беркая да йөрергә кирәкми. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттагы мәгълүматны күзәтеп бару да җитә.
Процедура: нибары берничә адым
Пенсия яше җиткәнче бер ай алдан, булачак пенсионер "Дәүләт хезмәте" порталында үзенең шәхси кабинетына хәбәр ала. Анда тәкъдим ителгән мәгълүматларны тикшергәннән соң, пенсияне автоматик рәвештә билгеләүгә ризалыкны расларга кирәк. Пенсия, уңай карар чыккан очракта, өч сәгать эчендә билгеләнәчәк, һәм бу хактагы белдерү дә шул ук шәхси кабинетта пәйдә булачак. Пенсия акчасын китерү ысулын (банк яки почта аша) пенсионер үзе сайлый.
Автомат билгеләү шартлары
Пенсияне автоматик рәвештә билгеләү, 2026 елда иминият пенсиясенә хокук алу өчен стандарт шартлар үтәлгәндә мөмкин булачак. Бу шартлар: хатын-кызлар өчен – 59 яшь, ир-атлар өчен – 64 яшькә керү, кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30дан ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициентын (ИПК) туплау.
"Без дәүләт хезмәтләрен максималь уңайлы һәм тиз итәргә омтылабыз. Пенсиянең автомат билгеләнүе – бу якын килүгә ачык мисал. Халыкка клиент хезмәтенә барып, документлар җыеп йөрергә кирәкми", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
[Шул ук мәгълүматлар Социаль фондның рәсми интернет-ресурсларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган.]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев