Татарстанда «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында 1700дән артык катнашучы җыелды
Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында узган әлеге зур чара, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелде.
Ярышларда якынча 1700 кеше катнашты, шуларның 600е «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» дигән категорияләрдә көч сынашты. Чемпионат Татарстанның 14 районында, 35 белем бирү учреждениесе базасында оештырылды. 48 төп һәм 76 төбәк компетенциясе буенча үткән ярышларда 661 эксперт һәм 620 волонтер катнашты. Быелгы чемпионатта «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Реклама белгече», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник-протезист» кебек яңа компетенцияләр дә тәкъдим ителде.
Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова әйтүенчә, чемпионат бик уңышлы узган, һәм Татарстан вәкилләре яңа компетенцияләрдә актив катнашкан.
Чемпионат белән бер үк вакытта, 13-30 апрель арасында, «Мөмкинлекләр фестивале» дә үткәрелде. Анда 12 муниципаль берәмлектәге 13 үзәк базасында 500дән артык кеше катнашты. Моннан тыш, беренче тапкыр мәктәпкәчә яки башлангыч мәктәп яшендәге инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» уздырылды. 4 муниципаль берәмлектәге 5 мәгариф оешмасында 250дән артык бала 19 компетенция буенча уен формасында көч сынашты.
«Яшел хуҗалык хезмәткәре» компетенциясендә җиңү яулаган Виктория Бокова үзенең җиңү хисе белән уртаклашты. Ул чемпионатта беренче тапкыр катнашуын, тырышып әзерләнүен һәм җиңүгә ирешүенә бик шат булуын белдерде. Виктория, әлеге чараның аңа ышаныч бирүен һәм алга таба үсәргә этәргеч булуын ассызыклады.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев