Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 миллиард сумнан артык акча күчерелде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итүенчә, ана капиталыннан айлык түләүләр программасы гамәлгә кертелгәннән бирле республикада 43166 гаилә бу төр ярдәмне рәсмиләштергән.
Бу акчалар өч яшькә кадәрге һәр балага карала, ә гаиләдә берьюлы берничә кече бала булган очракта, һәрберсенә аерым гариза бирү юлы белән түләү билгеләнергә мөмкин.
Түләүнең күләме кулланучының яшәгән төбәгендәге балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тиң. Рәсәй гражданнары булган һәм даими яшәүче гаиләләр, шулай ук уртача керемнәре региональ яшәү минимумыннан ике тапкырга артмаган гаиләләр бу түләүне алырга хокуклы.
Түләүне билгеләү өчен Россия Социаль фондына балага өч яшь тулганчыга кадәр теләсә кайсы вакытта гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны ана капиталы сертификаты алу гаризасы белән бергә бирергә дә мөмкин.
Әгәр гариза балага туган айдан алты ай эчендә бирелсә, түләүләр бала туган айдан башлап исәпләнә. Киләчәк чор өчен түләүне озайту мөмкинлеге бар, моның өчен алдагы билгеләнеш чорының соңгы аенда яңа гариза бирергә кирәк.
«Гариза уңай каралган очракта, акчалар банк аша күчерелә. Уңай карар чыккан көннән соң биш эш көне эчендә акчалар счетка килә. Аннан соңгы түләүләр ай саен, гадәттә, киләсе айның бишенче числосында үткәрелә», – дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны СФР сайтында һәм Россия Социаль фондының MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларында табарга мөмкин.
Өстәмә сораулар өчен, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына шалтыратырга мөмкин (шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев